- РУС
- ТАТ
(кыз фамилиясе Булич), сәясәт эшлеклесе
1890 ел, Казан шәһәре – 1961 ел.
Дворяннар нәселеннән.
1899–1901 елларда Казанда Мария исемендәге кыз балалар гимназиясендә укый, таләпләргә буйсынмавы сәбәпле аннан чыгарыла. Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтына кабул ителә, 1904 елда дин законнары дәресенә йөрмәгән өчен аннан куыла. 1904 елның көзендә А.И.Котованың шәхси гимназиясенә кабул ителә (Казан).
1904 елдан марксистик түгәрәкләргә йөри. Гаиләдә килеп туган каршылыктан соң ата-анасы йортыннан китә. Листовкалар һәм прокламацияләр тарата, пропагандистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
Казан, Уфа, Ярославльдә 1905–1907 еллардагы революцион вакыйгаларда катнаша. 1905 елның октябрендә яшерен әдәбият таратканы өчен Казанда кулга алына. 1906 елның маенда атасының бертуганы, Чистай өязенең земство башлыгы А.Н.Булич күзәтүенә тапшырылып, иреккә чыгарыла. 1906 елның җәендә А.Н.Буличның утарын яндыруны оештыра. 1907 елда Ярославльдә янә полиция тарафыннан кулга алына, кыйнала. 1907 елның декабрендә авыру сәбәпле чит илгә сөрелә. 1908 елда генерал А.Г.Сандецкийга каршы һөҗүм оештыруда катнашу өчен яшерен рәвештә Россиягә кайта. 1909 елның маенда кулга алына һәм Архангельск губернасына сөргенгә озатыла, аннан чит илгә кача.
1910–1915 елларда Казанда һәм Петроградта революцион эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1915 елда кулга алына һәм Иркутск губернасына сөрелә.
1917 елның февралендә Казанга кайта, социалист-интернационалистларның һәм эсер-максималистларның Казан оешмасы секретаре булып сайлана. 1917 елның октябреннән Эшче һәм солдат депутатларының Казан губерна советы ревизия комиссиясе рәисе, Революцион трибуналның тикшерү комиссиясе рәисе урынбасары һәм Казан губурна Гадәттән тыш комиссиясе рәисе урынбасары.
1918 елның июлендә сул эсерлар партиясенең эшчәнлеген тәнкыйтьли һәм аның сафларыннан чыгуын игълан итә. 1918 елның көзеннән РКП(б) әгъзасы. 1920–1935 елларда СССРның ВЧК – ОГПУ – НКВД системасы үзәк аппаратында эшли; ВЧК – ОГПУның яшерен сәяси бүлеге башлыгы, ВКП(б)ның Мәскәү комитеты каршындагы Мәскәү контроль комиссиясенең партия тикшерүчесе, ОГПУ – НКВДның өлкән оперуполномоченные була.
1935 елда репрессияләнә, запаска чыгарыла һәм Воронежга сөрелә; соңыннан аклана. Сөргеннән (1938–1954) соң Мәскәүдә яши.
Наумов Я. Чекистка (Страницы из жизни заместителя председателя Казанского губчека В.П.Брауде). М., 1963.
Панюков В., Пляченко А. Заговор. Казань, 1971.
Автор – Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.