- РУС
- ТАТ
Студент, Сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы, герой-дружиначы
1947 елның 22 июле, Тбилиси шәһәре, Грузия ССР – 1965 елның 6 декабре, Казан шәһәре, туган ягында җирләнә.
Офицер-чик сакчысы гаиләсендә туа. Тбилисиның 52 нче мәктәбендә укый, аннары эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә күчә (1965 елда тәмамлый), бер үк вакытта Тбилиси инструментлар заводында электрик булып эшли.
1965 елда Казан авиация институтының очу аппаратлары факультетына укырга керә. Беренче семестрдан группа комсоргы була. Музыка, китаплар белән мавыга, студентларның эстрада миниатюралары театрында чыгыш ясый, баскетбол буенча беренче разрядка ия була. 1965 елның сентябрендә Сугышчан комсомол дружинасына кабул итү турында гариза бирә.
1965 елның 6 декабрендә Артем Айдинов Короленко урамындагы дружиначылар штабында кизү тора. Гагарин урамындагы йорт ишегалдында кешене кыйнаулары турында хәбәр килә. Айдинов курсташы Леонид Штейнберг белән шунда йөгерә. Хулиганнарны тоткарлау барышында Айдинов пычак белән кадап үтерелә. Штейнберг та яралана, ләкин исән кала. Җинаятьчеләр тиз тоткарлана.
Айдиновның батырлыгы җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тудыра. 1966 елда Казанның Вахитов районындагы бер урам һәм Казан авиация институтының Короленко урамындагы 4 нче тулай торагы аның исеме белән атала. Волгоград урамындагы 71 нче мәктәпкә аның исеме бирелә, мәктәп бакчасында 1975 елда геройга һәйкәл-бюст куела.
1984 елдан Казанда Айдинов истәлегенә дзюдо буенча турнир үткәрелә (2017 елдан – Бөтенроссия турниры).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.