Биографиясе

1920 елның 12 июле, хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылы – 1945 елның 22 апреле, Каульсдорф, Германия.

1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче удар армиянең 230 нчы укчылар дивизиясе 990 нчы укчылар полкы укчысы.

Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Украинаны, Молдавияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша.

Берлин, Каульсдорф өчен барган сугышта батырлык күрсәтә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1.