ТАССР Югары Совет Президиумының 1978 ел 15 сентябрь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен предприятие, берләшмә, идарә, фәнни-тикшеренү, проект-конструкторлык һәм башка учреждение һәм оешма хезмәткәрләренә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

Татарстан Республикасының 2004 ел 24 март Законы нигезендә гамәлдән чыгарыла.

Бу исемгә 234 кеше лаек була.