1915 елның декабрендә оештырыла. Гамәлгә куючылары — Ш.Корбангалин, А.А.Латыйпов, А.Мөхәррәмов, Б.Хәсәнов.

Төп максаты — мөселман мәгариф һәм мәдәният оешмаларына, мохтаҗ диндәшләргә матди ярдәм күрсәтү. Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә өязе халкына хезмәт итә.

1917 елдан соң эшчәнлеге туктатыла.

Автор — Җ.С.Миңнуллин