- РУС
- ТАТ
1918 елның гыйнварында РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты составында төзелә. 1918 елның октябреннән әлеге исемдә.
Мондый комиссариат төзү идеясе 1917 елның ахырында туа: И.В.Сталин Ә.Цаликов белән 1 декабрьдәге очрашуы вакытында Россия мөселманнары белән хезмәттәшлекне барлык күпсанлы мөселман халыклары вәкилләрен үз эченә алган Комиссариат төзү аша оештырырга тәкъдим итә. 1918 елның 7 гыйнварында бу мәсьәлә В.И.Ленин һәм И.В.Сталинның татар сәясәт эшлеклеләре Г.Г.Ибраһимов, М.М.Вахитов һәм Ш.Ә.Манатов белән очрашуында тикшерелә, шуннан соң, 1918 елның 17 гыйнварында, В.И.Ленин һәм И.В.Сталин Комиссариат төзү турында Декретка кул куялар.
Беренче җитәкче итеп М.М.Вахитов, урынбасарлар итеп Ш.Ә.Манатов һәм Г.Г.Ибраһимов билгеләнәләр. Башкорт эшләре буенча аерым Комиссариат оештырырга ниятләгән башкорт халкы вәкилләре йогынтысында, 1918 елның 29 мартында ул Үзәк татар-башкорт комиссариаты дип үзгәртелә. Андый атама Россиянең башка мөселман халыкларын канәгатьләндерми, 1918 елның 14 апрелендә яңа исем — Үзәк мөселман комиссариаты кабул ителә.
Мөселманнар күпчелек тәшкил иткән төбәкләрдә сәясәт һәм мәдәни-агарту эшләре, мөселман хәрби частьлары оештыру, нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Комиссариатта (1918 елның апреле) хезмәт (комиссар Х.З.Гайнуллин), финанс (И.Әсәкәев), хәрби (Й.И.Ибраһимов), халыкара пропаганда (М.М.Вахитов), матбугат (Г.Килдебәков), игенчелек (Г.Г.Ибраһимов һәм Г.Аетбаев), башкорт (Т.Имаков) бүлекләре эшли. Алга таба Комиссариат үзгәртеп корыла, аның элекке бүлекләре бетерелә һәм яңалары төзелә. 1918 елның ноябре ахырына аның составында 4 бүлек: гомуми, мәдәни-агарту (Г.Т.Гыйсмәти), нәшрият (Г.Г.Ибраһимов), статистика (Ульянинский) бүлекләре кала. Рәисе итеп М.Солтангалиев билгеләнә. Бер үк вакытта Комиссариатның эшчәнлек даирәсен бөтен Россия буенча җәелдерү эше алып барыла.
1918 елның 27 гыйнварында Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының «Депутатлар советлары каршында Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча Комиссариат бүлекчәләрен оештыру турында» карары кабул ителә. Комиссариат бүлекләре илнең 70 торак пунктында, шул исәптән Казанда, Уфада, Төмәндә һ.б. шәһәрләрдә эшләп килә. Аларга мөселманнар арасында Совет хакимияте күрсәтмәләрен пропагандалау, Халык комиссариатының барлык карарларын гамәлгә ашыру, милләтләрнең хезмәт ияләренең мәдәни дәрәҗәсен һәм сыйнфый үзаңын күтәрү буенча чаралар уздыру, контрреволюция белән көрәш бурычлары йөкләнә. Комиссариат Совет хакимиятенә каршы чыгучы мөселман оешмалары эшчәнлеген тыя: аның карары буенча «Ил» газетасы ябыла, Мәскәүдәге Милли Шура (Г.Исхакый җитәкчелек итә) һәм аның белән бәйләнештәге барлык оешмалар гамәлдән чыгарыла, мөлкәтләре Комиссариатка тапшырыла.
1918 елның 21 апрелендә Комиссариат карары буенча Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мәдәни-милли автономиясенең Милли идарәсе (Милли Идарә) таратыла. Урыннарда автономия органнары шулай ук бетерелә. Комиссариат Совет хакимиятен саклау өчен мөселман хәрби частьларын оештыруда катнаша. 1918 елның 26 февралендә аның мөселман социалистик армиясенә язылырга чакырган «Революцион мөселман халкына» мөрәҗәгате басылып чыга. Махсус мөселман Кызыл Армиясе оештырыла. Комиссариатның хәрби бүлегендә аның частьларын туплауның һәм эшчәнлегенең билгеле бер принциплары эшләнә. Мөселманнарны армиягә җәлеп итү максатында урыннарга Комиссариат вәкилләре җибәрелә. Петроградта, Мәскәүдә һәм Әстерханда аның тырышлыгы белән беренче хәрби частьлар формалаша. 1918 елның 2 маенда И.В.Сталин Кызыл Армия составында Мөселман эшче-крәстиян армиясен төзү турында Халык комиссариаты карарына кул куя; аны оештыру Комиссариатка йөкләнә.
1918 елның язында — көзендә ул шулай ук Татар-башкорт Автономияле Совет республикасы оештыру буенча хәзерлек эше алып бара. Комиссариат оештыру съездын чакыру белән шөгыльләнергә тиеш була. В.И.Ленин күрсәтмәсе белән аңа әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 90180 сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Комиссариатның эшчәнлеге Шәрекъ халыклары коммунистлар оешмаларының 1 нче һәм 2 нче Бөтенроссия съездларында тикшерелә. 1920 елда ул Татарстан Республикасының РСФСРдагы вәкаләтле вәкиллеге итеп үзгәртелә. Вакытлы басмасы — «Чулпан» газетасы.
Хайрутдинов Р.Г. На путях к Советской автономии. Проведение ленинской национальной политики Центральным татаро-башкирским комиссариатом в 1918 — 1919 гг. К.,1972;
Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000;
Исхаков С.М. Российские мусульмане и революция (весна 1917 г. — лето 1918 г.). М., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.