ТАССР Югары Советның 1991 ел 29 ноябрь карары нигезендә оештырыла.

Санитария-эпидемиология күзәтчелеге һәм халыкны төрле авырулардан кисәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Санитария-эпидемиология хезмәтен оештыру һәм үстерү, эпидемиология күзәтчелеге, хезмәт гигиенасы, туклану гигиенасы, балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы, коммуналь гигиена, финанс-икътисад, кадрлар әзерләү һәм эштә куллану, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлекләрен; санитар нормалар бүлекчәсен берләштерә.

Дәүләт комитетына республика, шәһәр, районара (зона), район дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәкләре керә.

Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм үз тармагындагы РФ Дәүләт комитетына буйсына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә эшчәнлеге туктатыла, вазифалары «Татарстан Республикасындагы дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге» федераль дәүләт учреждениесенә тапшырыла.

Рәисе — В.В.Морозов (1991–2001 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов