Тарихы

РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1922 ел 21 сентябрь карары нигезендә 1922 елның 23 сентябрендә Икътисади Киңәшмә каршындагы (1926 елдан ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы) Югары арбитраж комиссиясе буларак оештырыла. СССР Үзәк Башкарма комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1931 ел 3 май карары белән исеме ТАССР Халык Комиссарлары Советы (1946–1987 елларда — Министрлар Советы) каршындагы Дәүләт арбитражы дип алыштырыла.

Башлыча предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан дәүләт дисциплинасын һәм шартнамә йөкләмәләрен мәҗбүри рәвештә үтәүгә юнәлтелгән идарә эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Хөкүмәт билгеләгән баш дәүләт арбитрыннан, аның урынбасарыннан, дәүләт арбитрларыннан тора.

ТР Югары Советының 1992 ел 22 май карары белән ТР Дәүләт арбитражы — ТР Югары арбитраж мәхкәмәсе, ТРның 2001 ел 25 октябрь Законы белән ТР Арбитраж мәхкәмәсе итеп үзгәртелә. Аның составына рәис, рәис урынбасарлары, мәхкәмә әгъзалары керә. ТР Арбитраж мәхкәмә судьялары РФ Югары арбитраж мәхкәмәсе рәисе тәкъдиме белән һәм ТР Дәүләт Советы белән килештерелеп, вәкаләтләре вакыты чикләнмичә, РФ Президенты тарафыннан билгеләнә (1995 елга кадәр ТР Югары Советында сайланалар).

Составы

ТР  Арбитраж мәхкәмәсе Пленум, икътисади бәхәсләр буенча эшләрне хәл итү, идарә өлкәсендә килеп чыккан эшләрне ачыклау, закон нигезендә гамәлгә кермәгән карарларның законлы һәм нигезле булуын кассация тәртибендә тикшерү, закон көченә кергән карарларның законлы һәм нигезле булуын күзәтчелек рәвешендә тикшерү коллегияләре составында эшли.

Судьялар бәйсез һәм фәкать законга буйсына.

Вәкаләтләре

ТР Арбитраж мәхкәмә вәкаләтләренә: эшләрне беренче һәм апелляция инстанцияләре мәхкәмәсе сыйфатында, яңадан ачыкланган хәлләргә таянып карау; теләсә кайсы инстанциядә каралучы эштә кулланылган яисә кулланылырга тиешле законның Конституциягә туры килүен тикшерүне сорап РФ Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү; законнарны һ.б. хокукый актларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, мәхкәмә практикасын өйрәнү һәм гомумиләштерү; мәхкәмә статистикасын анализлау керә.

ТР Арбитраж мәхкәмә карарлары, күрсәтмәләре һәм билгеләмәләре катгый көчкә ия, аларның үтәлеше мәҗбүри.

Автор – Е.Б.Долгов