Эчтәлек

Югары палеолитның соңгы чоры һәм элгәреге мезолит дәвере (якынча б.э.к. XIV–IX меңьеллыклар), Идел һәм Чулман елгалары кушылган төбәктә.

Беренче тапкыр 1977 елда Урта Идел буенда табылган мезолит чоры материаллары буенча М.Г.Косменко тарафыннан тасвирлана. 1960–1970 елларда Чулман тамагы культурасы истәлекләре М.Г.Косменко, П.Н.Старостин, Р.С.Габәшев, 1980–2000 елларда М.Ш.Галимова һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Фаразланганча, Югары һәм Урта Идел, Урта Чулман буе төбәгендә палеолит һәм мезолит чорлары чикләрендә яшәгән, чакматашны яргалау һәм таштан кораллар ясауның гомуми традицияләренә ия борынгы община дәвере кабиләләре тарафыннан калдырылган. Татарстан территориясендә Иделнең уңъяк (биек) ярында (Кама Тамагы II, Сөйки Кичүе) һәм сулъяк ярында (Атабай VIII, Беганчик, Косякау, Любава, Семёнов, Тәтеш III һ.б.) туктаулык-остаханәләр булуы мәгълүм.

Чулман тамагы культурасы халкының таш кораллары — трапеция рәвешендәге эшкәртелмәгән зур пластиналар, авыр кискечләр һәм кителгән (очтагы) кыргычлар, тупасланган кырыйлы, ланцетсыман кечкенә очлыклар һәм очлары кителгән пластиналар, зур кискеч кораллар һәм кыргычлар (әзер формалар һәм эшләнмәләр) һ.б.

Чулман тамагы культурасы таш коралларының үзенчәлекле сыйфаты — төрле пропорцияле һәм зурлыктагы, ян-яклары шомартылган трапеция рәвешендәге эшләнмәләр. Косякау һәм Любава туктауларында табылган юка, тар чакматаш пластиналар һәм микропластиналар эш кораллары җитештерүнең пластиналы технологиясе югары дәрәҗәгә ирешүен чагылдыра.

Әдәбият

Косменко М.Г. Мезолит Среднего Поволжья // Краткие сообщения Ин-та археологии. Вып. 149. Памятники эпохи мезолита. 1977; 

Кольцов Л.В. Мезолит Среднего Поволжья // Мезолит СССР. М., 1989; 

Галимова М.Ш. Памятники позднего палеолита и мезолита в устье реки Камы. М.-К., 2001.

Автор — М.Ш.Галимова