Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән 48 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Әгерҗе районы Яңа Көчек авыл советы, 1948 елдан –Көчек авыл советы, 1956 елдан – Әгерҗе районы Көчек авыл советы, 1963 елдан – Алабуга районы Көчек авыл советы, 1966 елдан Әгерҗе районы Көчек авыл советы составында. Халык саны – 425 кеше (1930 ел, татарлар), 319 кеше (1956 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.