- РУС
- ТАТ
Шикәр алу өчен шикәр чөгендере үстерү һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнә торган үсемлекчелек тармагы
Татарстан Республикасында шикәр чөгендере нигездә черемә күп булган (8–10%) кара туфраклы җирләрдә үстерелә.
Россиядә чөгендер үстерүчелек XIX йөз башында Тула губернасының Алябьево авылында беренче шикәр заводы ачылганнан соң (1802) үсеш ала башлый.
Татарстанда сәнәгый максатларда шикәр чөгендерен үстерү 1944 елдан 3 мең га мәйданда Октябрь һәм Тельман районнарында башлана. Чөгендернең уртача уңышы 1944–1951 елда 1 га дан 21 ц тәшкил итә, 1953 елда 1 га дан 103 ц га җитә, 1970 елда – 171, 1990 елда – 190, 2008 елда – 300 ц.
1956 елда шикәр чөгендеренең уртача уңышы Октябрь районы колхозларында 1 га дан 150 ц, 1960–1961 елда – 176–178 ц.
1956–1957 елда чөгендер үстерүчелек белән Аксубай, Буа һәм Чирмешән районнары хуҗалыкларында шөгыльләнә башлыйлар. Нурлат шикәр заводын эшләтеп җибәрү алдыннан (1958) шикәр чөгендере чәчүлекләренең гомуми мәйданы 20,6 мең га тәшкил итә, 1970 елда – 43,7, 1990 елда – 49,1, 2016 елда – 63,2 мең га. Эшкәртү сәнәгатенең, шул исәптән шикәр җитештерүнең, чимал нигезе булып, 3 зона – Буа, Зәй, Нурлат тора. Шикәр чөгендерен иң күп җитештерүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре Апас, Буа, Зәй, Кайбыч һәм Сарман районнарында, алар өлешенә 2007 елда Татарстан Республикасындагы гомуми мәйданның 8,8% тан 19,4% ка кадәре туры килә. 2016 елда шикәр чөгендеренең уңышы Буа районында 1 га дан 386 ц тәшкил итә, Зәйдә – 418, Кайбычта – 320, Сарманда – 304; республика буенча уртача уңыш – 369 ц.
2005 елдан башлап Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен үстерүдә кул хезмәтен файдаланмый торган яңа технологияләр кертелә (немец, француз, һ.б.). Республкада шикәр чөгендере чәчелгән мәйданның 90% кадәрен Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы фирмаларының бер орлыклы сортлары һәм гибридлары били, аларны үстерү механикалаштырылган ысулларны киңрәк куллану мөмкинлеген бирә.Татарстан Россиядә шикәр чөгендерен тулай җитештерү буенча 4 урынны алып тора. Чөгендер үстерү үсешендә һәм аны үстерү технологияләре буенча Казан аграр университеты галимнәренең (Р.Р.Хөсәенов, А.К.Вершинин), Бөтенсоюз шикәр чөгендере фәнни-тикшеренү институты (Е.А.Тонкаль, Н.В.Куцуруба һ.б.) һәм Украина чөгендер үстерү белгечләренең тикшеренүләре зур ярдәм күрсәтә. Җирле шартларда бу культураның агротехникасын эшләүгә Г.Д.Аверьянов, Ю.Г.Бутаков, И.Т.Храмов мөһим фәнни өлеш кертәләр.
Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. Казань, 2001.
Сельское хозяйство Республики Татарстан: Стат. сб. Казань, 2008.
Пути повышения эффективности свекловодства в Татарии. Казань, 1970.
Юнусов Р.А. Северное свеклосеменоводство Казань, 1998.
Состояние и перспективы развития свеклосахарного производства // Нива Татарстана. 2003. № 5/6.
Автор – Р.Ә.Әсретдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.