1951 елда Жданов исемендәге (Шәпше авылы), «Дружба» (Тимошкино авылы), «Яңа тормыш» (Сидорова Пустошь авылы), «Беренче май» (Петрова Белка авылы), «Яңа Чишмә» (Н.Ключ авылы), «Кызыл Шәрык» (Кызыл Шәрык авылы, 1958), «Таң» (Николаевка авылы), «Шверник» (Дубровка авылы, 1961) колхозлары берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1994 елда колхоз авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2004 елда – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Аңа Тимошкино, Кызыл Шәрекъ, Шәпше (үзәк утары) авыллары керә (2008).

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүчеләр саны 443 кеше (1993), 278 кеше (2008). Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 6,1 га, шул исәптән сөрүле җирләр 5 мең га; якынча 2,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 700 баш сыер бар.

Төп юнәлешләре – сөт, ит, бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы җитештерү. 2007 елда 4527 т сөт, 344 т ит, 5358 т бөртекле ашлык, 303 т бәрәңге җитештерелә; бөртекле культураларның уңышы 24,9 ц тәшкил итә, уртача еллык савым һәр сыердан – 6468 кг; 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә 742 ц сөт, 49,7 ц ит җитештерелә; табыш 20 млн сум тәшкил итә.

Югары җитештерү күрсәткечләре өчен хуҗалык берничә тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, РСФСР, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК Мактау грамоталары, дипломнары белән бүләкләнә. Хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек була, шул исәптән РФ, ТАССР, ТРның атказанган хезмәткәрләре исеме – 16 кешегә; Ленин ордены – 1, Октябрь Революциясе ордены – 2, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – 4, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены 3 кешегә бирелә.

Хуҗалык үсешенә А.П.Орлов (1962–1982), А.А.Захарова (1988 елдан) зур өлеш кертәләр.

Автор – И.Н.Афанасьев