Татар халкы XIX йөз уртасында — XX йөз башында төрле ярма яргычлар кулланган. Бөтен авылга бер (сирәгрәк 2–3) махсус атлы ярма яргычлар төзелгән.

Ярма яргычлар механизмны хәрәкәткә китерү ысулы белән аерылалар. Беришләрендә бер яисә берничә ат авыш түгәрәкне әйләндерә, башкаларында (камилләшкәнрәкләрендә) каешлы яисә шестернялы привод кулланыла.

Ярма яргычлар эшче органының конструкциясе буенча да аерылалар: төйгечләр, тегермән ташлары (яки станоклар). Беренчеләре — иң борынгылар, кул килесен хәтерләтә, икенчеләре — метал станоклы он тарту тегермәннәре — зур ярма «заводларында» кулланыла.

Соңрак, тары һәм карабодай бөртеген кабыгыннан арындыру өчен, ике декалы 2ДШС тибындагы стационар декалы станоклар эшләп чыгарыла; тары бөртеге җитештерүчәнлеге — 4,5 т/с, карабодайныкы — 3,6 т/с. Арпа, борчак һәм башка культураларны кабыгыннан арындыру өчен, 3 ШН тибындагы стационар машиналар эшләп чыгарыла, аларның җитештерүчәнлеге — 1,8 т/с. Ярма җитештерү калдыклары терлек азыгы (вакланган ярма, ярма оны), ягулык (тары кабыгы) буларак кулланыла.

ТР территориясендә бөртеклеләрне эшкәртә торган ике зур предприятие бар: «Свияга» (Буа районында), 1 нче «Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» АҖ.