Бәйрәм XVI йөздән билгеле. Баштарак христианнарның дини бәйрәме буларак, изгеләндерүче һәм могҗиза тудыручы Николайның (Никола Вешнийның) сөякләрен күчерү көненнән башлап, иске стиль белән 9 майда һәм яңа стиль белән 22 майда 3 көн дәвамында уздырыла.

Бәйрәмгә үзләренең яклаучысына табынырга, туганнары һәм авылдашлары белән күрешеп сөйләшергә дип, элегрәк төрле якларга таралган шушы авыл кешеләре җыела.

1950 еллардан атеизмның һәм дингә каршы көрәшнең яңа дулкыны җәелә башлау сәбәпле, бәйрәм үткәрелми; 1988 елдан яңадан торгызыла.

2003 елның маенда «Каравон» бәйрәмен уздыру турында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары кабул ителә; шул ук елда ул «ТРда бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә республикадагы рәсми бәйрәмнәр исемлегенә кертелә, анда татар халкының милли бәйрәме Сабан туен һәм «Каравон» бәйрәмен үткәрү вакыты һәр елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнүе күрсәтелә; шуның белән бәйрәм гомумреспублика чарасы дәрәҗәсендә раслана.

2003 елда «Каравон» бәйрәме «Россия мәдәнияте (2001–2005 еллар)» федераль максатчан программа кысаларына кертелә.

Хәзер «Каравон» – халыкның күмәк күңел ачу бәйрәме һәм Татарстан Республикасында яшәүче русларның фольклор вокаль һәм этнографик коллективлары фестиваленә әверелде.

Соңгы елларда «Каравон» бәйрәменә Россия Федерациясенең Татарстан белән күрше республика һәм өлкәләреннән дә (Мари, Чуаш Республикалары, Киров, Омск өлкәләре һ.б.) фольклор коллективлары килә.

«Каравон» үткәрү нәтиҗәсендә Никольский авылында һәм Лаеш районында гамәли-бизәлеш сәнгате традицияләре яңара; «Каравон» уздырылган көннәрдә авылда «Русское подворье» дип аталган тарихи-этнографик күргәзмә оештырыла.

2011 елда «Каравон» бәйрәме тарихы музее ачыла.

1988 елдан Никольский авылында «Каравон» үзешчән башкаручылар ансамбле эшләп килә; аның репертуарында – йола, лирик һәм биюле халык җырлары (җитәкчеләре – Сергей Алексеевич һәм Светлана Алексеевна Трусовлар).

«Каравон» бәйрәме чараларында катнашу өчен күпсанлы фольклор һәм вокаль ансамбльләр җыела. 2006 елның маенда «Каравон» бәйрәмендә Татарстан Республикасының 25 районыннан 61 фольклор коллективы һәм вокаль ансамбле, шулай ук Казан («Коляда»), Ижевск («Ладушки», Удмурт Республикасы) һ.б. шәһәрләрдән килгән халык ансамбльләре катнашса, 2018 елда бәйрәм 160 тан артык сәнгать коллективы катнашында уза.

Автор – Г.С. Сабирҗанов

Рус бәйрәме – Каравон

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы