Биографиясе

1932 елның 16 феврале, Урта Идел краеның Каменка авылы, хәзер Пенза өлкәсенең Каменка шәһәре — 2018 елның 26 июле, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1955), Киров өлкәсендәге Ашлан психиатрия хастаханәсе баш табибе.

1959 елдан Казан медицина институтында, 1980 елдан психиатрия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре профессиягә бәйле авыруларны кисәтү өлкәсенә, психик тайпылышларның церебраль механизмнарын өйрәнүгә карый.

«Намуслы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә (2011).

Хезмәтләре         

Основные принципы и методы изучения центральной нервной системы при психических заболеваниях. К., 1979 (автордаш);

Вербальный галлюциноз. К., 1980;

Трезво об алкоголе. К., 1988 (автордаш);

Основы детской психологии. К., 1995;

Психические расстройства при нарушении голоса // Архив психиатрии. 2002. № 3;

В.М.Бехтерев и современные Казанские медицинские школы. К., 2007 (автордаш).