Биографиясе

1939 елның 13 июнендә Казанда туган.

Казан медицина институтын тәмамлый (1962). 1962–1981 елларда Петропавловск-Камчатский, Казан медицина оешмаларында эшли.

1981 елдан ГИДУВта (хәзер Казан медицина академиясе).

Хезмәтләре нурланыш ярдәмендә авыруларга, шул исәптән ашказаны рагы башлангычына диагноз куюга, ашкайнату юллары үсеше аномалияләренә, сидек чыгару системасын, гепатопилородуоденаль зоналарны өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

«Комплексная и клинико-лучевая диагностика заболеваний, функциональных нарушений, пороков развития, опухолевых поражений желудочно-кишечного тракта, кишечной непроходимости у взрослых и детей» хезмәте өчен Ә.Г.Терегулов исемендәге премиягә лаек була (2011).

Хезмәтләре

Рентгенодиагностика функциональных изменений желудочно-кишечного тракта у детей, обусловленных родовыми повреждениями позвоночника и спинного мозга. Л., 1989 (автордаш).

Комплексная лучевая диагностика редких хирургических заболеваний пищеварительного тракта у детей. Казань, 1994 (автордаш).

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.