Функцияләре: авыруларны, авырый башлагач ук барлап, теркәп кую, исәпкә алу, сәламәтлекләрендәге үсеш-үзгәрешләрне күзәтеп тору, махсус медицина ярдәме күрсәтү; авыруларны булдырмый калуга, хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар системасын эшләү, методик-оештыру һәм санитар-агарту эшләре алып бару.

Диспансерлар аерым бер төркемгә караган кешеләр: эшче һәм хезмәткәрләрнең, авырлы хатын-кызларның, сәламәтлекләре какшаган балалар, яшүсмерләр, спортчыларның сәламәтлегендәге үзгәрешләрне дәвамлы рәвештә даими күзәтеп торалар.

Диспансерларның элгәрләре булып XVIII йөздә Россиядә эшли башлаган түләүсез амбулаторияләр санала. 1804 елда Петербургта шәхси хәйрия акчалары хисабына эшләүче лазаретлары булган «ярлы халык диспенсарияләре» ачыла. Мәскәүдә диспансер тибындагы беренче махсус амбулатория (1904 ел), соңрак – туберкулёзны дәвалау (1918 ел) һәм венерология (1919 ел) диспансерлары эшли башлый.

Казанда беренче диспансер учреждениесе көндез килеп дәваланучы туберкулёзлы авырулар өчен ачылган бушлай амбулатория була (1913 ел, мөдире В.В.Фризе). Шул ук чорда туберкулёз белән авыру ихтималы булган балалар өчен А.Н.Казимбәк җитәкчелегендә җәйге колония оештырыла (Тугаш (Тогашево) авылы). 1921 елда Казанда Туберкулёзны дәвалау үзәк диспансеры ачыла (мөдире А.А.Кулагин). Соңрак ул Республика Диспансерлары булып китә; 1923 елда туберкулёзны дәвалый торган тагын 2 диспансер ачыла (Елга аръягында һәм Татар бистәсендә); 1922 елда – тире-венерология, 1928 елда наркология диспансерлары эшли башлый.

1949 елдан сәламәтлек саклау учреждениеләре номенклатурасында түбәндәге төр диспансерлар булдыру карала: туберкулёзны дәвалау, тире-венерология, онкология, психоневрология, трахоманы дәвалау, зобны дәвалау һәм дәвалау-физкультура диспансерлары. Алар теге яки бу авыру аеруча киң таралган урыннарда оештырыла.

Диспансерлар өлкә, республика, шәһәр диспансерларына бүленеп, аларның эшчәнлеге участок-территория принцибына корыла. Татарстан Республикасында 2003 елга 36 диспансерлар хезмәт күрсәтә: 10 туберкулёзны дәвалау диспансеры – Казанда (республика һәм шәһәр диспансерлары), Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә; 2 онкология диспансеры – Казанда (республика һәм шәһәр диспансеры), 8 тире-венерология диспансеры – Казанда (республика һәм шәһәр), Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә; 5 наркология диспансеры – Казанда (республика һәм шәһәр), Буа, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, 2 эндокринология диспансеры – Казанда һәм Лениногорскида; 3 дәвалау-физкультура диспансеры – Казан, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә; 5 психоневрология диспансеры – Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә.

1990 елларда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үзгәртеп кору барышында диспансер каршында махсус диагностика хезмәтен үз эченә алган районара консультация үзәкләре ачыла: тире-венерология үзәкләре – Әлмәт, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендә, генодерматоз үзәкләре – Казанда, психоневрология үзәкләре – Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә; наркология үзәкләре – Казан (республика), Буа, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, эндокринология үзәге – Казанда. Үзәкләрнең бер өлеше Татарстан Республикасындагы тагын да зуррак медицина берләшмәләре составына керә.

Ел саен диспансер стационарда 6 меңнән артык һәм амбулаторияләрдә 1 млн нан артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Автор – Н.С.Садыйков