Биографиясе

1745 елның 5 мае, Санкт-Петербург — 1813 елның 16 апреле, Силезия, Бунцлау шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

1761 елдан хәрби хезмәттә.

1768–1774, 1787–1791 елларда рус-төрек сугышларында катнаша.

1793–1796 да Казан һәм Вятка генерал-губернаторы. Казанда 1791 елда оешкан рус халык театры үсеш кичерә, шәһәрне төзекләндерү эше дә дәвам итә. Бер үк вакытта, 1793–1794 елларда, Кутузов Константинопольдә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче, 1794–1797 елда Петербургтагы коры җир шляхта кадетлар корпусының баш директоры.

1799–1801, 1809–1811 елларда Литва, 1801–1802 елларда Петербург генерал-губернаторы.

1805 елда, Наполеон белән сугышкан вакытта, рус гаскәрләре белән җитәкчелек итә; 1811–1812 елларда рус-төрек сугышында Молдова армиясенең башкомандующие була; Россиягә файдалы 1812 елгы Бухарест солыхы төзи.

1812 елның августыннан Наполеонга каршы сугышкан барлык гаскәрләрнең башкомандующие. 26 августта Кутузов Бородино кырындагы сугышка җитәкчелек итә, шуннан соң рус гаскәрләре, Тарутино манёвры ясап, Мәскәүне калдырып китә һәм дошманнан аерылуга ирешә. Нәтиҗәдә, Кутузов французларны Мәскәүдән китәргә һәм, сугыша-сугыша, Россиянең көнбатыш чикләренә таба чигенергә мәҗбүр итә. 1812 елның декабрендә дошманның төп көчләре тар-мар ителә һәм илдән куыла.

Кутузов Европага яу белән барган вакытта һәлак була.

Әдәбият

Синельников Ф. Жизнь, военные и политические деяния Его Светлости, генерал-фельдмаршала князя М.И.Голенищева-Кутузова-Смоленского...: В 6 ч. СПб., 1813–14;

Гуляев Ю.Н., Соглаев В.Т. Фельдмаршал Кутузов. М., 1995;

Фельдмаршал Кутузов: Документы, дневники, воспоминания. М., 1995.

Автор — Е.Б.Долгов