Биографиясе

1913 елның 2 июле, хәзер Воронеж өлкәсе, Талов районы Абрамовка поселыгы — 2005 елның 26 феврале, Казан.

Фабрика-завод училищесен (Гороховец шәһәре, 1932), М.В.Фрунзе исемендәге Сумы артиллерия училищесен (1938), Югары офицерлар артиллерия мәктәбен (Ленинград, 1946) тәмамлый.

1933 елда Кызыл Армия сафларына чакырылганчы, заводта эшли (Мәскәү).

Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 23 нче гвардия артиллерия полкында дивизион командиры (4 нче гвардия армиянең 4 нче гвардия укчы дивизиясе). Ленинград, Волхов, Сталинград, Дон һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Смоленск (1941) сугышында, Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Днепр елгасы өчен барган сугышта (1943), Кировоград, Корсунь-Шевченко, Умань-Ботошаны һәм Яссы-Кишинёв (барысы да — 1944) сугышларында, Будапешт, Балатон һәм Вена (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның апрелендә Вена шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: 5 апрельдә батареядан ут ачып, укчылар полкы һөҗүменә булыша, дошманның 9 пулемётын һәм танкка каршы атучы 6 тубын юк итә; 12 апрельдә Коваль җитәкчелегендәге дивизион, Дунай каналын кичеп, Дунай аша салынган күперне басып ала һәм аны дивизиянең төп көчләре килгәнче саклап тота; авыр яралана, әмма сугыш кырын ташламый.

Сугыштан соң Венгрия һәм Көнчыгыш Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә командирлык вазифаларын башкара. 1948–1952 елларда 26 нчы бригаданың артиллерия полкында дивизион командиры урынбасары (Казан).

1952 елдан запаста. ТАССР Сәүдә министрлыгында суыткыч җайланмалар буенча инженер булып эшли.

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Дмитровск (Запорожье өлкәсе Орехов районы) урта мәктәбе Коваль исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Гринько А.И., Улаев Г.Ф. Богатыри земли Воронежской. Воронеж, 1965;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1;

Коваль Александр Моисеевич: Некролог // Респ. Татарстан. 2005. 1 марта.

Автор —  М.З.Хәбибуллин