Псевдонимнары: Г.Бикмәтле, Г.Камский, Г.Восточный.

1903 елның 26 феврале, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Драгун-Бикмәт авылы – 1973 ел, Казан.

1923–1925 елларда Мәскәүдә Коммунистик университетта укый.

Журналистлык эшен 1922 елда Казанда «Киңәш» газетасында башлый, аннан соң Самара хәрби округында чыга торган «Красноармеец» газетасында эшли.

1936 елдан «Стахановец» шәһәр газетасы мөхәррире (Таҗикстан ССР, Ленинабад шәһәре).

1941–1945 елларда «Знамя артиллериста» фронт газетасының хәрби хәбәрчесе, мөхәррире.

1946–1956 елларда Казанда «Кызыл Татарстан» газетасында сәнәгать һәм транспорт бүлеге мөдире.

1958–1961 елларда «Коммунист Татарии» журналында җаваплы сәркәтип.