- РУС
- ТАТ
республика иҗтимагый-сәяси яшьләр газетасы
1991 елның 12 июненнән Уфада татар телендә атнага 3 тапкыр нәшер ителә.
Төрле елларда мөхәррирләре — М.Н.Муллакаев, Ф.К.Фәтхетдинов, Р.Г.Ногманов (2001 елдан).
Актив авторлары арасында — Э.Әсәдуллина, Э.Ибраһимова, Я.Юнысова һ.б.
Газетада яшьләр тормышы, аның аерым вәкилләре турында сөйләнә.
Редакция күп урынны яшьләрнең хәзерге җәмгыятьтә тоткан урыны, төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге, яшьләр мәнфәгатьләре һәм яшьләргә кагылышлы башка мәсьәләләр турындагы язмаларга бирә; яшь кешенең эчке дөньясына зур игътибар юнәлтелә.
Яшь журналистлар һәм язучылар актив катнаша. «Өмет» яшьләрнең аралашу мәйданы, аларның фәнни һәм иҗади потенциалын чагылдыру чарасы булып тора.
Газета битләрендә актуаль иҗтимагый-сәяси темалар күтәрелә, мөһим мәсьәләләрнең төрле катламы анализлана: Россия Федерациясе, үзгәреп торган дөньяда татарларның тоткан урыны мәсьәләләре, сәяси һәм эшлекле элита эшчәнлеге.
Ул тарих, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать, күренекле шәхесләр, татарларның хәзерге тормышы һәм милли проблемалары, Россиядә яшәүче башка халыклар белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйли. Газета татар тарихын үткән заманнар һәм хәзерге дөнья, Россия чынбарлыгы контекстында аңларга омтыла.
Төп рубрикалары — «Башкортстан: Кичә, бүген, иртәгә», «Республиканың иҗтимагый тормышы», «Атналык күзәтү», «Бу — актуаль», «Уртаклашасым килә», «Алло, «Өмет» тыңлый», «Автомобиль полосасы».
Газета сайтында (www.omet-ufa.ru) аеруча кызыклы язмалар урнаштырыла.
2001 елдан «Өмет» төсле басма булып чыга башлый.
Һәр елда «Өмет гүзәле» бәйгесе уздырыла, штаттан тыш хәбәрчеләрдән рухи-әхлакый темага иң яхшы язма авторына Нәзирә Бәширова исемендәге бүләк тапшырыла.
Кушымталары: «Чаткылар» (1991 елдан), «Сихәт» (2001 елдан), «Мин — яшь!» (2007 елдан).
Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – З.З.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.