Биографиясе

1961 елның 7 октябрендә Свердловск өлкәсенең Нейвинский районы Югары Нейвинский поселогында туган.

1987 елда Кама автомеханика техникумын тәмамлый (Чаллы шәһәре).

1979 елдан «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә (Чаллы шәһәре).

«Мастер-ралли» (1996 ел, Париж–Мәскәү–Улан-Батор; 2000 ел, Париж–Истанбул), «Чүлне буйсындыру» (1999 ел, 2008 ел, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), «Париж–Дакар–Каһирә» (2000 ел), «Оптик» (2000 ел, 2001 ел, Тунис), «Бажа–Италия» (2000 ел), Россия чемпионатлары этаплары (2000–2001 еллар, 2003 ел), «Аррас–Мадрид–Дакар» (2002 ел), «Телефоника–Дакар» (2003 ел, 2004 ел), «Шәрык раллие–Каппадокия» (2003 ел), «Шәрык раллие» (2003–2004 еллар), «Лиссабон–Дакар» (2006 ел), «Дакар» (2010–2011 еллар, 2013 ел) раллиларында җиңүче.

Россия Кубогы (2001 ел), Дөнья Кубоклары (1996 ел, 2000 ел) иясе; Йөк автомобильләре арасында ралли-марафон буенча Россия чемпионы (2000 ел, 2012 ел). «Мастер-ралли-95» (Париж–Мәскәү–Улан-Батор–Пекин), «Дезерт-Челлендж» (2005 ел), «Хәзәр далалары» (2006 ел), «Ефәк юлы – Дакар сериясе» (2010 ел), «Сембер тракты» (2011–2012 еллар) раллиларында  – көмеш медальләр, «Байконур–Мәскәү» (1997 ел) раллиенда бронза медаль ала.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Батырлык, Почет, Дуслык орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.