Эчтәлек

Биографиясе

1949 елның 16 сентябре, Югары Ослан районы Юмат авылы – 2018 елның 20 декабре, Казан шәһәре.

Казан авиация техникумын (1968 ел), Волгоград физкультура институтының Чаллы филиалын (1991 ел) тәмамлый.

Техникумда укыганда бокс белән шөгыльләнә (тренеры – Г.Штейнгарт).

1968–1970 елларда Совет Армиясе сафларында чагында шөгылен дәвам итә.

117 бокс сугышында катнаша, шуларның 99 ында җиңүче була.

1975 елдан «Электрон» спорт клубында тренер (Казан).

Шәкертләре арасында – Ф.Ә.Гатин, бөтенсоюз һәм бөтенроссия ярышларында берничә тапкыр җиңүче һәм медаль алучы В.Балашов, А.Зәйнетдинов.