Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1693 кв.км. Үзәге – Фёдоровка авылы (Уфа шәһәреннән 230 км ераклыкта урнашкан).

Халкы — 174266 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –5879 кеше (1970 елда – 8924, 1979 елда – 7783, 1989 елда – 6895, 2002 елда – 6527 кеше).

Район составында ун татар, җиде рус-татар һәм бер башкорт-татар торак пункты исәпләнә. Иң зур татар авыллары: Балыклы (631 кеше), Юрматы (462), Денискино (578), Коралачык (512).

Район территориясендә татарлар

Урта Идел буеннан татарлар Фёдоровка районы территориясенә XVIII йөзнең уртасында һәм икенче яртысында күпләп күченәләр. Алар, кердәшләр буларак, башкорт авылларына урнаша, соңрак бу авыллар татар авыллары (Балыклы, Коралачык, Әтәч, Явыш һәм башкалар) булып китә.

Акбулат (1782), Балыклыбаш (1795) авылларына татарлар нигез сала.

Район территориясендә татар бәкләре һәм морзалары нәселләре вәкилләре һәм варислары урнаша: XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында – Акчуриннар нәселе вәкилләре (Батыр һәм Балыклы авылларында), Дашкиннар (Иске Явыш авылы), XIX йөздә – XX йөз башында Кашаевлар нәселе варислары (Акбулат һәм Батыр авыллары).

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге вакытта районда үзешчән сәнгать татар фольклор коллективлары бар: «Ахирәтләр» (Гончаровка авылы), «Ак яулыклар» (Денискино авылы), «Миләш» (Балыклы авылы), «Сандугач» (Үрге Явыш авылы), «Ашкадар» (Ишбүләк авылы), «Умырзая» (Әтәч авылы), «Миләшләр» (Юрматы авылы), «Энҗе чәчәк» (Коралачык авылы), «Аргамак» (Батыр авылы), «Ахирәтләр» (Татар Коры Изәге авылы), «Авылым бизәкләре» (Балыклыбаш авылы).

Сабан туе, Корбан бәйрәме, Наүрүз, Ураза бәйрәме, «Шәҗәрә» бәйрәмнәре; «Исем туе», «Каз өмэсе», «Килен төшерү», «Өй туе», «Сугым өмэсе», «Шәл өмәсе», «Яучылау» йолалары; «Наүрүз гүзәле», «Татар кызы», «Шаян шәкерт» тематик кичәләре һәм конкурслары үткәрелә.

Районның сигез мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, җиде мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/2016 уку елы мәгълүматларына караганда). Татар халкына унбер китапханә хезмәт күрсәтә (5040 данә татар китабы исәпләнә).

Фёдоровка районының Коралачык авылы һәм Татарстан Республикасының Аксубай районы Иске Ибрай авылы мәктәпләре арасында хезмәттәшлек турында килешү бар.

Рус, татар һәм башкорт телләрендә «Ашкадарские зори» – «Ашкадар таңнары» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Фёдоровка районында:

  • Социалистик Хезмәт Герое Х.Б.Әбдүшев (Денискино авылы);
  • медицина фәннәре докторы, Татарстан Фәннр академиясе мөхбир әгъзасы Х.З.Гафаров (Ишбүләк авылы),
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы М.Б.Әмиров (Балыклы авылы),
  • химия фәннәре докторы Р.И.Хөснетдинов (Коралачык авылы),
  • нәкышьче, график Ә.Ш.Кашаев (Акбулат авылы) туган.