Гомуми мәгълүмат

Көнчыгыш Европа тигезлегенең үзәк өлешендә, Идел елгасының уң ярында, Сура һәм Зөя елгалары арасында, Идел буе федераль округы составында урнашкан.

1920 елда – Чуаш автономияле өлкәсе, 1925 елдан – Чуаш АССР, 1991 елдан – Чуаш ССР, 1992 елдан хәзерге исемен йөртә. Мәйданы – 18,3 мең кв.км. Башкаласы – Чабаксар шәһәре.

Халкы – 1236 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 34214 кеше (1926 елда – 22317, 1939 елда – 29007, 1959 елда – 31357, 1970 елда – 36217, 1979 елда – 37573, 1989 елда – 35689, 2002 елда – 36379 кеше).

Алар, тупланып, Чабаксар (2010 елда – 4777 кеше), Канаш (3956), Яңа Чабаксар (1600) шәһәрләрендә; Батыр (10512), Комсомол (7370), Шомырша (1601), Ибреси (656), Козловка (605) һәм Ялчик (332) районнарында яшиләр.

Республикада уналты татар һәм унике катнаш (күбесенчә чуаш-татар) авылы бар; иң зурлары – Батыр районының Шыгырдан (5418 кеше) һәм Татар Согыты (1290), Комсомол районының Урмай (2889) һәм Тукай авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

Республика территориясе Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составына керә.

XVI йөзнең икенче яртысында Сура буена (Чуаш Республикасының көнбатышы һәм көньяк-көнбатышы) чик буе ныгытмаларын саклау өчен йомышлы татар-мишәрләр күчерелә; XVII йөздә Гөбенә һәм Бола елгалары бассейннары (Чуаш Республикасының көньяк-көнчыгышы) үзләштерелә.

XVIII йөздә төбәкнең төньяк-көнчыгышында Казан татарлары авыллары (хәзер Козловка районының Янгелде һәм Әлмән авыллары) барлыкка килә. 1708–1920 елларда республика территориясенең шактый зур өлеше Казан губернасына керә.

Татарлар, башлыча, игенчелек, терлекчелек, сәүдә һәм башка кәсепләр белән шөгыльләнәләр, алар XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында лашман хезмәтенә җәлеп ителә.

1920–1930 елларда татарлар тупланып яшәгән урыннарда егерме сигез мәчет (Кыр Бикшеге, Татар Согыты, Шыгырдан, Янгелде авылларында – өчәр, Озын Куак, Сориле (Ишмурзино-Суринск), Кызыл Чишмә һәм Урмай авылларында – икешәр), егерме ике мәдрәсә һәм мәктәп була.

Совет чорында татар мәктәпләре һәм сыйныфлары оештырыла. 1929–1939 елларда Чуаш АССРда егерме ике татар авылын берләштергән Шыгырдан татар милли районы була. 1932 елдан районда татар телендә «Коммунизм байрагы» газетасы (1939 елдан – Чкалов, 1957 елдан Батыр районнары матбугат органы, 1953 елдан «Авангард» исемендә) нәшер ителә.

Хәзерге вакытта Чуаш Республикасы татарларының Милли-мәдәни автономиясе (2007 елдан, җитәкчесе – Ф.Г.Гыйбатдинов), дүрт җирле милли-мәдәни автономиясе (Канаш һәм Яңа Чабаксарда, Батыр һәм Комсомол районнарында), Чуаш Республикасының Бөтентатар иҗтимагый үзәге (2000 елдан) эшли.

Республикада егерме ике мәктәптә татар теле укытыла (шул исәптән җиде мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыту татар телендә бара). Ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы, «Шыгырдан укулары», Татар китабы көннәре үткәрелә. Күп кенә мәктәп һәм китапханәләрдә татар традицион мәдәниятенә багышланган экспозицияләре булган музейлар, татар гамәли-бизәлеш сәнгатен, милли ризыкларын өйрәнү һәм башка түгәрәкләр оештырыла.

«Мишәр» халык фольклор-эстрада коллективы һәм «Урмай егетләре» ансамбле (Комсомол районының Урмай авылы), халык театры (Батыр районының Кыр Бикшеге авылы), халык төбәкара эстрада студиясе (Комсомол авылы), Чабаксарда П.Хузангай исемендәге мәдәният йорты каршында эстрада студиясе; «Чишмә» фольклор-эстрада ансамбле (Батыр районының Кызыл Чишмә авылы), Козловка районының Янгелде авылы фольклор төркеме, мөселман җыры, мөнәҗәтләр һәм бәетләр ансамбле (Батыр районының Татар Согыты авылы), «Ләйсән» балалар фольклор төркеме (Козловка районының Янгелде авылы) эшли.

«Урмай моңы» татар эстрада җыры (1988 елдан, Урмай авылы), «Яңгырасын татар моңнары» балалар иҗат, мөселман җыры (2008 елдан), «Рамазан» татар җыры (Шыгырдан авылы) фестивальләре, республика күләмендә һәм аерым авылларда Сабан туе, Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Комсомол авылында «Вакыт» республика атналык газетасы нәшер ителә.

Чуаш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (1994 елдан), илледән артык мәчет, кырык җиде мөселман оешмасы, илледән артык мәхәллә эшли, «Гөлестан» мәдрәсәсендә һәм якшәмбе мәктәпләрендә ислам нигезләре өйрәнелә. «Гөлестан» («Вакыт» газетасына кушымта), «Имам», «Ихлас» һәм «Мәдрәсә» газеталары нәшер ителә. Ел саен 8–15 яшьлек мөселман балалары өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Корбан бәйрәме, Мәүлид кичәсе, Ураза бәйрәме үткәрелә. Күп кенә татар торак пунктларында мәхәллә җәмәгать советлары эшли, алар ислам һәм этномәдәни традицияләрне торгызу белән шөгыльләнә.

2009 елда Чуаш Республикасы һәм Татартсан Республикасы хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фән-техника һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела.

Күренекле кешеләре

  • Советар Союзы Геройлары Г.Г.Гобәйдуллин, Б.С.Рәхимов һәм М.Г.Салихов,
  • Дан орденының тулы кавалерлары Я.Г.Бикчәнтәев һәм Б.С.Төхфәтуллов,
  • биология фәннәре докторы Р.А.Абзалов,
  • техник фәннәр докторлары С.М.Миңнуллин һәм ТР ФА академигы Җ.Ш.Сөләйманов,
  • философия фәннәре докторы Ә.З.Фәизов,
  • журналист Д.М.Гыйсметдинов,
  • гамәли бизәлеш сәнгате остасы М.З.Бикбулатованың тормышы һәм эшчәнлеге Чуаш Республикасы белән бәйле.