- РУС
- ТАТ
VII йөздә Гарәбстанда формалаша.
Исламның төп принциплары Коръән һәм Сөннәдә тасвирлана. Эчтәлеге дин тәгълиматының 5 баганасында ачыла; 1) әш-шәһадәт – Аллаһның берлеген (тәүһид) һәм Мөхәммәднең рәсүллеген тану; 2) ас-салат (намаз уку, гыйбадәт кылу); 3) ас-саум (ураза); 4) әз-зәкят, ярлылар хакына салым түләү (зәкят); 5) хаҗ кылу (хаҗ). Бу биш кагыйдәнең дүртесе әхлакый характерда, нигездә, алар игътибарны дини тормыштагы гадәтләрне һәм йолаларны үтәүгә юнәлдерәләр, бу исә алга таба хокукның догматикага караганда өстенлекле үсешен билгели.
Төп юнәлешләре – сөнниләр һәм шигыйлар. Дөньяда мөселманнарның гомуми саны 1 млрд 200 млн кеше (90%ы – сөнниләр).
Идел буенда ислам тыныч юл белән тарала. Төбәкнең исламлашу процессында 2 төп факторны аерып күрсәтергә мөмкин: VII–VIII йөзләрдә оешып килүче ислам цивилизациясенең нигезен тәшкил иткән Иран, Кавказ һәм Урта Азия белән күпьеллык сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышлар; мөселман вәгазьчеләренең эшчәнлеге (беренче фактор аеруча мөһим роль уйный).
Диннең таралуы озак еллар дәвамында Идел буе Болгар дәүләте һәм мөселман илләре арасында урнашкан үзара мөнәсәбәтләрнең традицион формалары кысаларында бара. Болгарлар өчен исламга кадәрге чор утка, кояшка, суга, бабаларга һ.б. табынулар белән характерлы. Аллаларның мәҗүси пантеонында (җыелмасында) иң бөеге – күк алласы Тәңре була, һәм бу исем алга таба татарларда Аллаһка мөрәҗәгать итүнең бер төрендә сакланып кала.
Ислам таралу барышында исламга кадәрге җирле йолаларның байтагы исламның төп принципларына каршы килмәүче гореф-гадәтләргә әверелә. Әлегәчә сакланып калган изге урыннар (әүлия кабере, әүлия ташы, изге таш, изге зират һ.б.) шулай ук мөселман гореф-гадәтләрендә читтән кергән элементларның да булуын раслый. Ислам Идел буена Урта Азия аша үтеп керә, әлеге төбәктәге дини мәктәпләрнең тәгълиматлары һәм традицияләре, шул исәптән хәнәфиләр мәзһәбе (кара Хәнәфиләр) кабул ителү шуның белән бәйле.
922 елда Ислам Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми дине булып әверелә (кара Болгарга әл-Моктәдир илчелеге. 921-923). Башкача фикер йөртүчеләргә карата түземлерәк мөнәсәбәттә булган, исламга кадәрге җирле гореф-гадәтләрне киң файдаланган хәнәфиләр мәзһәбе нормаларын куллану көндәлек хокукый гамәл булудан бигрәк, мөселман цивилизациясенең бер өлеше булуны белдергән.
Алтын Урдада дини-хокукый мохитнең сәясиләштерелүе һәм исламның формаль-структур җәһәттә ахыргача төзелеп бетмәве беркадәр дәрәҗәдә болгар чорындагы вазгыятьне хәтерләткән. Әйдәп баручы дини-хокукый мәктәпләрнең (мәзһәбләрнең) төп кагыйдәләрен канунлаштыру (бу процесс ислам дөньясында XI йөздә үк тәмамлана) бу дәүләттә гамәлгә ашырылмый кала. Бары тик мәҗүси килеш тәхеткә утырган Үзбәк хан идарә иткән чорда гына (1312–1342) Алтын Урда тулысынча исламлаштырыла, ләкин элеккеге ышанулар йогынтысы гади халык арасында гына түгел, хәтта аксөякләрнең югары катлау вәкилләре, шул исәптән Җүчиләр даирәсендә дә сакланып кала.
Исламның һәм мөселман руханиларының позицияләре ныгуы Казан, Әстерхан, Кырым һ.б. татар ханлыклары оешкач тәмамлана. Урта Идел буенда Казан ханлыгы төзелгәч кенә, мәзһәбләрнең берсе булган хәнәфиләрнең хокукый өстенлекләре тулысынча таныла. Әлеге ханлыкта дәүләттә дәрәҗәле урын биләгән мөселман руханиларының катлаулы иерархиясе оеша. Сәедләр арасыннан гына сайланган руханилар башлыгы дәүләттә ханнан кала беренче кеше булып санала, тәхеттә ханнар алмашу аралыгында аңа ил белән идарә итү хокукы бирелә.
Казан ханлыгын яулау вакытында җирле халыкның аяусыз көрәшкә күтәрелүендә дини йогынты көчле чагыла. 1555 елда төбәктә яшәүчеләрне, иң беренче нәүбәттә татарларны христианлыкка аудару өчен архиепископ кафедрасы төзелә. Патша Фёдор Иоаннович (1584–1598) тарафыннан «барлык мәчетләрне җимереп, аларның тәмам тамырын корыту» турындагы фәрман чыгарыла. Христиан Русеның хакимлек итүен һәм яңадан-яңа идарә институтлары кертелүне татар халкы үзенең традицион яшәү рәвешенә һәм милли мәдәнияткә турыдан-туры куркыныч янау буларак кабул итә. Әлеге чорда иҗтимагый-территориаль берләшмәнең башка формасы – җыенның роле сизелерлек көчәя.
XVI–XVIII йөзләрдә Урта Идел буена ислам белән бер үк вакытта диярлек Нәкышбәндийя һәм Ясәвийя борадәрлекләре белән бергә үтеп кергән суфичылык мистик-аскетизм агымы татарлар арасында үзенең позициясен ныгыта. Суфичылык тышкы куркыныч һәм эчке тотрыксызлык шартларында мөселман җәмгыятьләрен бергә туплау факторы ролен үти. Татар әдәбиятында дөньядагы явызлыкка шәхеснең эчке куәте, рухи байлыгы белән каршы торырга чакырган Ә.Ясәви традицияләре яңара. Ихтимал, суфичылык шулай ук крәстиян кузгалышларының идеологик базасын хасил иткән, бу чыгышлар өчен шәкерт-мөриднең остаз-ишанга карусыз буйсынуына нигезләнгән катгый дисциплиналы махсус структура тудырган.
Шулай итеп, суфичылык XVI–XVIII йөзләрдә татар җәмгыятендә барлыкка килгән идеологик, социаль-сәяси бушлыкны өлешчә тутыра һәм татарларның рухи тормышына үзенең йогынтысын XX йөз башына кадәр саклый.
С.Т.Разин җитәкчелегендәге 1670–1671 еллардагы, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773–1775 еллардагы татарлар актив катнашкан крәстиян сугышлары патша хөкүмәтен милли сәясәткә билгеле бер үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә. Екатерина IIнең 1773 елгы Фәрманы «дәүләт төзелеше мәнфәгатьләре белән килештерелгән тулы түземлелек принцибы нигезендә», Россия империясендәге башка диннәргә, шул исәптән исламга карата түземлелек башлангычларын гамәлгә кертә.
1788 елда Екатерина IIнең Фәрманы буенча Уфа дини Мөхәммәди канун Җыены (кара Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте) оештырыла. Ул, патша хакимияте мәнфәгатьләрен күздә тотып, татар руханилары эшчәнлеген тикшереп торырга тиеш була. Ихтимал, традицион мөселман җәмгыяте шартларында дәүләтнең руханилык белән әлеге берлеге киң массалар аңына йогынты ясауның нәтиҗәле формасы була алыр иде, әмма XVIII йөздә татар иҗтимагый фикерендә дөньяга дини карашларның урта гасырларга хас бөтенлеге һәм йомыклыгының җимерелә башлавы, дөньяви элементларның көчәюе тенденцияләре тәгаенләнә. Мәчетләр төзергә рөхсәт алу күпләп мәчетләр төзелүгә, алар карамагындагы мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачылуга, XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында рәсми идеологиягә бәйле булмаган халык мәгарифе системасы формалашуга китерә.
1889 елга Оренбург мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы 5 млн кеше яшәгән территориядә 4222 мөселман мәхәлләсенә 7203 рухани зат (шул исәптән 60 ахун, 2734 имам-хатиб, 2621 мөдәррис һ.б.), 7 меңнән артык мәчет исәпләнгән. Казан губернасында 1917 елга 1152 мәчет була, аларда 2648 мулла хезмәт итә; 1912 елда 83 мең шәкерт укыган 1088 мәктәп эшли. Алар арасында аеруча мәгълүм булганнары – «Мөхәммәдия», «Касыймия», «Мәрҗания», «Халидия», «Госмания», «Гаффария», авыл җирләрендә – «Буби», «Кышкар мәдрәсәсе», Курса, Ташкичү, Түнтәр, Сатыш һ.б. авыллардагы мәдрәсәләр. Казанда югары типтагы 12 мәдрәсә була, алар каршында 24 урта һәм 13 башлангыч мәктәп эшли. Вакытлар узу белән әлеге система татарлар арасындагы милли азатлык хәрәкәтенең социаль нигезен яңарту һәм яңа идеяләр тарату өчен интеллектуаль база булып әверелә.
XVIII йөздә, милли мәгариф системасы оешу белән бергә, татарларда китап басу эше дә барлыкка килә. 1917 елга кадәр 73,9 млн данә тираж белән 10,3 мең исемдә китап басыла. Шуларның 19%ын дини, 30%ын уку-укыту әдәбияты тәшкил итә. Татар телендә вакытлы матбугат XX йөз башында гына барлыкка килә. Шуңа да карамастан, 1917 елга кадәр Россия территориясендә төрле вакытта татарча 100 гә якын исемдә газета-журнал дөнья күрә. Дини басмалар арасында аеруча әһәмиятлеләре – «Дин вә мәгыйшәт», «әд-Дин вә әл-Әдәб» журналлары, «әл-Галәми әл-Ислами» газетасы һ.б.
XX йөз башына татар җәмгыятендә җәдитчелек формалашуга бәйле яңа тенденцияләр барлыкка килә. Җәдитчелек асылында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә демократик принципларны нигезләүче һәм гарантияләүче нормаларга һәм институтларга омтылу ята.
Совет чорында мөселманнар гамәлдәге дини оешмалар һәм рәсми дини идеология белән элемтәләрен югалта. 1988 елга ТАССРда теркәлгән 19 мөселман мәхәлләсе кала, алар дини йолаларны сакларга омтыла, әмма халыкны дини агарту мөмкинлекләре булмый. Ислам рәсми атеистик идеология тәэсиренә азрак дучар булган көнкүреш өлкәсендә саклана. Ислам мәгарифенең булмавы, мәчетләр санының кимүе дини наданлыкка китерә.
1990 елларда ислам Татарстанда яңарыш чоры кичерә. 1992 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Бер үк вакытта мәчетләр каршындагы башлангыч курслар, урта һәм махсус мәктәп-мәдрәсәләрдән алып югары уку йортларына кадәрге (шул исәптән 1998 елда Россия ислам университеты ачыла) мөселман уку йортлары барлыкка килә. Татарстанда 9 махсус мөселман уку йорты, 986 мөселман оешмасы бар, 1300 мәчет (2009) исәпләнә. Мөселман вакытлы матбугат басмаларыннан «Иман», «Дин вә мәгыйшәт», «Ислам инфо», «Ислам нуры» (Чаллы) газеталары, «Иман нуры» (Казан), «Кыйбла» (Казан) журналлары һ.б. дөнья күрә, ТРда «Иман» мөселман нәшрияты эшли.
Фәхреддин Р. Ислам дине – нинди дин? К., 2009;
Малов Е.А. О Татарских мечетях в России. К., 1868;
Коблов Я.Д. Религиозные обряды и обычаи татар-мусульман. К., 1908;
Валидов Д.Д. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.), М.-П., 1923;
Горохов В.М. Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья. К., 1941;
Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1;
Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;
Давлетшин Г.М. Волжская Булгария: Духовная культура. К., 1990;
Ислам в татарском мире: история и современность. К., 1997;
Государственно-конфессиональные отношения в современном Татарстане. К., 2003;
Мухаметшин Р.М. Татары и ислам в XX веке. К., 2003;
Религии и религиозные объединения в Республике Татарстан. К., 2004;
Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991;
Islam in Post-Soviet Russia. L.-N.Y., 2003.
Автор — Р.М.Мөхәммәтшин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.