Якынча 350 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада очрый. ТР территориясендә 4 төре бар. Тишек яфраклы сары мәтрүшкә (H. perforatum) һәм тимгелле сары мәтрүшкә (H. maculatum) киң таралган. Төкле сары мәтрүшкә (H. hirsutum) һәм нәфис сары мәтрүшкә (H. elegans) күбесенчә Кама аръягында очрыйлар. Нигездә, урман аланнарында, куаклар арасында, болыннарда, далаланган тау битләрендә үсәләр.

15–100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, өске ягы тармаклы, очлы ике кырлы, төкле сары мәтрүшкәнеке — 4 кырлы. Яфраклары каршыдаш, озынча — йомыркасыман, тишек яфраклы сары мәтрүшкәнеке — күренеп торучы ноктасыман бизле, шунлыктан яфрак энә белән тишкәләнгән кебек. Чәчәкләре алтынсу-сары төстә, берле яки күп санлы, себеркәч яисә калкан чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре — күп санлы вак кара көрән орлыклы өч оялы тартмачык. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Сары мәтрүшкәнең җир өсте өлеше фәнни һәм халык медицинасында кулланыла. Сапониннар, алкалоидлар, флавоноид, эфир мае, кумарин, дуплау матдәләре бар. Төнәтмә һәм экстрактлары сулыш органнары, бавыр һәм ашказаны авырулары вакытында кулланыла.

Сары мәтрүшкә алкогольсез һәм ликер-аракы эчемлекләрен хуш исләндерү өчен азык-төлек сәнәгатендә файдаланыла.

Нәфис сары мәтрүшкә һәм төкле сары мәтрүшкә ТРның Кызыл китабына кертелгән.