- РУС
- ТАТ
төрле халәтләрдә очрый торган газ компонентлары җыелмасы: ирекле (Җир атмосферасы, тишекле һәм ярыксыман тау токымнарында һәм күмерләрдә газ ятмалары һәм агымнары), эрегән (гидросферада, шул исәптән җир асты суларында һәм нефтьләрдә), токымнар тарафыннан йотылган һәм каты (кристалл гидратлар рәвешендә) халәттә
Табигый газлар нигездә янучан (углеводородлы), литосферада зур җыелмалар барлыкка китерә һәм газ чыгару объектлары булып тора.
Химик составы буенча табигый газлар – углеводородлар катнашмасы (CH4 тән C5H12 гә кадәр), N2, CO2, H2S, O2, H2, асыл газлар (He, Ar, Rn) һ. б.
Табигый газлар табигатьтә булу шартлары буенча классификацияләнәләр: атмосфера газлары; җир өслегендәге газлар (туфрак, сазлык, торф газлары); утырма токымнар газлары (нефть һәм ташкүмер); океан һәм диңгез газлары; метаморфик токымнар газлары (химик чыгышлы); вулкан газлары; космос газлары. Җирнең геосфераларында табигый газларның күләме планетаның тирәнлегенә таба арта.
Табигый газлар вулкан, биохимик, катагенетик (термокаталитик), метаморфик, радиоактив һәм һавадан килеп чыккан газларга аерыла.
Химик составлары буенча табигый газларны төп өч группага аерып йөртәләр: углеводород, углекислота, сероводород газлары.
Табигый газларның зур массасы эрегән халәттә җир асты суларында һәм нефтьтә ята. Аерылып чыгып, алар мөстәкыйль тупланмалар (газ ятмалары) барлыкка китерәләр (кара Нефтьнең иярчен газлары).
Татарстан Республикасы территориясендә янучан табигый газлар һәм янучан булмаган (азотлы һәм гелийлы) газлар очрый.
Азот (N) – иссез, төссез һәм тәмсез, инерт газ. Табигатьтә киң таралган, төп массасы – атмосферада. Ашламалар, пластмассалар җитештерүдә кулланыла. Сыекландырылган һавадан һәм углеводород газларыннан алалар.
Татарстан территориясендә ташкүмер системасының Подольск һәм Мячковск горизонтларындагы тишекле карбонат катламнарында азот газы, урыны белән углеводородлар (2–3% ка кадәр) һәм гелий катнашмасы белән булган ятмалар ачыла.
Әгерҗе, Красный Бор, Зәй, Ямаш, Булдырь, Балык Бистәсе, Красново һәм Югары Ослан мәйданнарында көчле азотлы газ фонтаннары теркәлгән. Николашкино чыганагында шулай ук Артин ярусының урта өлешендәге ангидрит калынлыгындагы доломитларда газ ятмасы табыла. Газлы токымнарның көпшәклелеге 7,6 дан 10% ка кадәр, газ дебиты – тәүлеккә 158 дән 1850 м3/ кадәр.
Водород (H2) – иссез газ, һавада яна. Табигатьтә ирекле хәлдә Н2 молекуласы формасында була, урынын сирәк, нигездә йотылган хәлдә барлыкка китерә.
Татарстан Республикасы территориясендә водород ятмалары табылмый, ул бары тик углеводород газлары составына гына керә. Водород алу өчен чимал – янучан газлар, нефть эшкәртү газлары, күмерне газлаштыру продуктлары, кокс газы. Химия сәнәгатендә, нефть продуктларын, күмер, майларны гидрочистартуда кулланыла.
Кислород (О2) – төссез, иссез һәм тәмсез газ, янмый, химик яктан бик актив. Җир кислороды бәйләнгән хәлдә (99,9%), ирекле хәлдә (О2 һәм О3) бары тик атмосферада гына була.
Җир астыннан дегазация барышында бүленеп чыга торган барлык табигый газлардан аермалы буларак, ирекле кислород нигездә фотосинтез нәтиҗәсендә хасил була, атмосферада протерозойда хасил була.
Углекислый газ (СО2) – төссез, җиңелчә әчкелтем тәмле һәм исле, химик яктан инерт, агулы. Атмосферада (0,03%), гидросферада (0,814 см3/л), табигый янучан газларда (15% һәм аннан да күбрәк), вулкан газларында (80% ка кадәр) таралган.
Татарстан Республикасы территориясендә чыганаклар ачыкланмаган, иярчен нефть газы, катлам сулары һәм кристаллик фундамент газлары составына керә. Химия, азык-төлек, металлургия сәнәгатендә кулланыла.
Инерт газлар (гелий, неон, аргон, криптон, ксенон, радон) – төссез, иссез, химик яктан инерт. Табигатьтә киң таралган, ләкин нык йотылган. Космоста гелий өстенлек итә. Башлыча табигый газлардан алалар.
Татарстан Республикасында гелий ятмалары табылмый, катнашмалар рәвешендә азот газы һәм газ белән туендырылган эремәләр составына керә. Татар гөмбәзенең Көньяк гөмбәзендәге 20000 нче скважинада 4784–4974 м тирәнлектә газ белән туендырылган эремәдә гелий микъдары 7% тан артып киткән. Татарстан Республикасы территориясендә башка инерт газлар шактый күләмдә ачыкланмаган.
Перспективы нефтегазоносности кристаллического фундамента на территории Татарстана и Волго-Камского региона. Казань, 1998;
Минеральное сырьё: Краткий справ. М., 1999.
Автор – Э.Х.Рәхмәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.