Биографиясе

1889 елның 11 (23) декабре, Казан губернасы, Спас өязе Зур Тигәнәле авылы – 1955 елның 10 августы, Казан шәһәре.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый (1897–1906), Казан татар укытучылар мәктәбен (1910), Шәрык педагогия институтын (1930) тәмамлый.

Туган авылында (1910–1917), Казанда Татар педагогия техникумында (1917–1926) укыта, Казан педагогия училищесендә уку-укыту бүлеген җитәкли (1934–1946).

М.Х.Корбангалиев, Н.К.Мөхетдинов, С.Җәлал автордашлыгында гомуми белем мәктәпләре укучылары өчен табигать белеме һәм математика дәреслекләре яза. А.Н.Островскийның «Бедность не порок»  («Хуҗа һәм приказчик», 1907), Ф.В.Рутковскийның «Ревнивый мужчина»  («Көнче ир», 1910) пьесаларын тәрҗемә итә, алар «Сәйяр» труппасы тарафыннан куела.

Хезмәтләре

Хисап мәсьәләләре: 2 кисәктә. Казан, 1919 (автордаш).

Риязыят дәресләре. Казан, 1923 (автордаш).

Җирнең катлаулары. Казан, 1926 (автордаш).

Бераз укый-яза белүче зурлар өчен хисап дәреслеге. Казан, 1926 (автордаш).

Математика дәреслекләре: 2 кисәктә. Казан, 1926 (автордаш).

Әдәбият

Ибраһимов Г. Татар әдәбияты (хисап урынында). Әсәрләр. Казан, 1978. Т. 5.

Автор – Ф.И.Ибраһимова