Биографиясе

1858 елның 28 феврале, Казан губернасы, Зөя өязе Олы Ачасыр авылы – 1918 елның 14 гыйнвары, Казан.

Ахун гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. «Мәрҗания» мәдрәсәсендә (Казан) укый, Оренбург Мөселман Диния нәзарәтендә имам-хатип һәм мөдәррис дәрәҗәсенә имтихан тапшыра (1877).

1880 елда Казан татар укытучылар мәктәбен (КТУМ) тәмамлый. Уку елларында Г.Ю.Филиппус, Х.Г.Пашковскийдан рәсем һәм нәкышь дәресләре ала.

1883 елда Ш.Таһири, татарлардан беренче булып, Санкт-Петербург Сәнгать академиясеннән башлангыч мәктәпләрдә рәсем дәресе укытырга хокук бирүче таныклык ала. 1880 елдан – рус-татар училищеләрендә һәм Казан мәдрәсәләре каршындагы рус классларында, бер үк вакытта, 1881–1917 елларда, КТУМда сызым һәм рәсем дәресләре укыта.

1896–1917 елларда Казан мәдрәсәләрендә – рус теле, 1907–1917 елларда Казан коммерция училищесендә – гакыйдә, каллиграфия, рәсем һәм сызым, Казан 1 нче реаль училищесендә гакыйдә дәресләре бирә.

Февраль революциясеннән соң (1917) Казанда һәм Чистайда укытучылар курсларын оештыру белән шөгыльләнә.

Эшчәнлеге

Ш.Таһири татар мәгарифе үсешенә сизелерлек өлеш кертә, төп игътибарны туган телне үстерүгә һәм сынлы сәнгатькә тискәре мөнәсәбәтне бетерүгә юнәлтә. Шәхси акчасына рус-татар училищесе бинасы төзи, Ләбибә Хөсәения мәктәбен оештыруда катнаша. К.Д.Ушинскийның педагогика ысуллары юлыннан бара, рус телен өйрәнү өчен беренче методик кулланмалар әзерли. Рус һәм чит телләрне уңышлы үзләштерү өчен укучыларга туган тел грамматикасын белү кирәк дип саный, шуның белән татарларны ассимиляцияләүгә юнәлдерелгән рәсми империя сәясәтенә объектив каршы тора.

Аваз ысулы белән өйрәнү өчен беренче рәсемле татар әлифбаларыннан «Бәдьэ әт-тәгълим һәм мөкәммәл әлифба» («Башлангыч белем бирү һәм тулы гарәп әлифбасы», 1893; 6 басма, Тулы гарәп әлифбасы, 1916) китабы, аңа методик ярдәмлек (1893), гарәп теле дәреслеге (1905); дөньяви уку йортлары өчен мөселман дине тәгълиматы буенча уку ярдәмлекләре: «Абдәст вә намаз рисаләсе» («Тәһарәт һәм намаз турында китап», 1893; 3 басма, 1913), «Мохтасар кавагыйд-әт-тәҗвид» («Тәҗвиднең кыскача кагыйдәләре», 1899; 2 басма, 1915), «Тарихе ислам замане хөләфа» («Хәлифәләр заманнарындагы ислам тарихы», 1914) авторы.

Ш.Таһири укучылары арасында күренекле шәхесләребездән Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, М.Корбангалиев, М.Солтангалиев, М.Фазлуллин, Х.Ямашев һәм башкалар бар.

Урта гасыр гарәп шагыйре Мөхәммәдәл-Бусириның «Мөхәммәднең бөркәнчегенә мәдхия» әсәрен кулъязма китап итеп эшләве (1883) Ш.Таһириның рәссамлык таланты турында сөйли. Анда Ш.Таһири гарәп язуының нәсх, тәгълыйкъ кебек стильләрендә оста эш итүен күрсәтә. Китап бизәүдә төсләр куллана, битне ике сызык белән каймалап һәм төп текстны юлга-юл тәрҗемәдән аерып, кәгазь бите яссылыгы төзи, кырларга аңлатмалар чыгара һәм, текст композициясенә динамика өстәп, аларны диагональ буенча урнаштыра. Фронтиспис (сәрләүхә) үсемлек орнаменты белән бизәлә, унван һәм бисмилләһнең аркасыман композициясе чәчәк гирляндасы белән каймаланган. Зәңгәрле-яшелле төп төсләр гаммасына ачык кызыл бөрчекләр төшкән. Ш.Таһири кулъязмадагы кайбер сүзләргәүзенең юлга-юл аңлатмаларын һәм тәрҗемәләрен биргән.

1904 елда матур язу дәресен күпьеллык укыту тәҗрибәсенең нәтиҗәсе булган һәм Казан уку-укыту округындагы рус һәм татар мәктәпләрендә киң кулланылган кисмә рус әлифбасын бастырып чыгара һәм элмә «Туры шрифтлы Генетик рус язуы таблицалары»н нәшер итә.

1914 елда Ш.Таһириның каләм һәм тушь белән эшләнгән 80 нән артык рәсеме урнаштырылган «Рәсемле әлифба» («Фонетик рәсемле татар әлифбасы») китабы басылып чыга. Хайваннар һәм кошлар, шәһәр һәм авыл йорты кирәк-яраклары сурәтләнгән күпсанлы рәсемнәр арасында шул чордагы Казан татарлары тормышын чагылдырган жанрлы күренешләр аерылып тора.

Әсәрләр тупланмасы

Бүләкләре

Ш.Таһири 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, ике «Тырышлык өчен» көмеш медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Әхмәров Г. Әлифба китапларына тәнкыйть. Казан, 1909.

Ибраһимов Ф.И. Белем әлифбадан башлана (Татарча грамотага өйрәнү методикасы тарихы һәм әлифбалар). Казан, 1973.

Казанская татарская учительская школа 1876–1917 гг.: сборник документов и материалов. Казань, 2005.

Шакирджан Тагиров – педагог, просветитель, художник. Казань, 2008.

Авторы: О.Л.Улемнова, В.Р.Таһиров