Биографиясе

1944 елның 31 июлендә Таҗикстан ССРның Ленинабад районы Тыкели руднигында туган.

Казан химия- технология институтын тәмамлаганнан соң (1970), Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында инженер булып эшли. 1973 елдан Түбән Кама шәһәре махсус урта белем бирү уку йортларында укыта, 1979 елдан Түбән Кама химия-технология институтында, 2000 елдан электротехника кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре югары уку йортлары педагогикасы, электротехника мәсьәләләренә карый, электротехникада уку ярдәмлекләре авторы.

Хезмәтләре

Теория и практика самоорганизации. Казань, 1996.

Педагогика и психология. Казань, 1998.