Биографиясе

1956 елның 20 октябрендә Плауэн шәһәрендә (Германия Демократик Республикасы) туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1979), шунда ук эшли, историография һәм чыганакларны өйрәнү кафедрасы мөдире (2004–2015), Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Тарих институты бүлеге мөдире (2013–2015).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре илебездә һәм чит илләрдә чыганакларны өйрәнү, Россия тарихын чит илләрдә өйрәнү, тарихи ювенология мәсьәләләренә карый; көндәлек тормыш тарихы мәсьәләләрен, университет мәдәнияте үсешен, гендер тематикасының тарихи аспектларын өйрәнә. «Казан университеты тарихы» («История Казанского университета», 2004) хезмәте авторларының берсе.

Хезмәтләре

Исторический источник в американской советологии. Казань, 1997.

Российское детство в XX веке: История, теория и практика исследования. Казань, 2007.

Культура повседневности провинциального города: Казань и казанцы в XIX–XX веках. Казань, 2008 (автордаш).

Мультикультурность российского региона как (де) стабилизирующий фактор исторического развития (Среднее Поволжье XIX  – начала XXI вв.). Казань, 2013 (автордаш).

Татарская «Алифба»: национальный букварь в мультикультурном пространстве (конец XIX – начало XXI вв.). М., 2014 (автордаш).

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. Казань, 1999.

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.