Биографиясе

1919 елның 15 мае, Оренбург губернасы, Орск шәһәре – 1994 елның 16 мае, Мәскәү шәһәре.

Шагыйрь Дәрдемәнднең оныгы. СССРда хисаплау техникасына нигез салучыларның берсе, «Урал» хисаплау машиналарының баш конструкторы. 1935 елда, Мәскәүдәге техник конкурста катнашучы буларак, Рәмиев Бөтенсоюз уйлап табучылар җәмгыятенә әгъза итеп алына, урта мәктәпнең 10 сыйныфы өчен чыгарылыш имтиханнарын экстерн тәртиптә тапшырып (Уфа шәһәре), Мәскәү энергетика институтына кабул ителә (1938 елда, «халык дошманы» улы буларак, аннан чыгарыла).

1940 елдан Үзәк элемтә фәнни-тикшеренү институтында техник (Мәскәү); Бөек Ватан сугышының башыннан СССР Элемтә министрлыгының шифрлау аппаратурасы эшләү буенча элемтә батальонында. 1944 елда хәрби хезмәттән азат ителә һәм, белгеч буларак, 108 нче Үзәк фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә.

1948 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Энергетика институтында (Мәскәү) инженер-конструктор. 1948 елда, СССР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы И.С.Брук белән бергә, цифрлы электрон хисаплау техникасы өлкәсендә СССРда беренче уйлап табуга 10475 нче номерлы авторлык таныклыгын ала (шуңа бәйле рәвештә 1948 елның 4 декабре Россия информатикасының туган көне дип санала; 2008 елдан рәсми төстә билгеләнеп үтелә).

1949–1955 елларда СКБ-245 тә (Мәскәү), лаборатория мөдире (1950–1954 еллар), бүлек башлыгы (1954–1955 еллар). Бер үк вакытта, 1951–1953 елларда, Мәскәү инженерлык-физика институтында укыта (цифрлы хисаплау техникасы буенча лекцияләр курсы укый).

«Стрела» электрон-хисаплау машинасы (ЭВМ) – серияле беренче совет электрон-хисаплау машинасы (СССР Дәүләт бүләге, 1954 ел) проектының авторы.

1955–1968 елларда Идарә итүче ЭВМнар фәнни-тикшеренү институтында (Пенза шәһәре) баш инженер һәм директор урынбасары, «Урал» тибындагы универсаль ЭВМнарның баш конструкторы.

1968–1971 елларда 3 нче буын ЭВМнар семьялыгын (3 нче буын ЭВМнарның Бердәм системасын) төзү буенча Электрон-хисаплау техникасы фәнни-тикшеренү үзәгенең баш конструкторы урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

1971–1991 елларда Фән һәм техника буенча СССР Дәүләт комитетының Электрон-хисаплау техникасы һәм идарә итү системалары баш идарәсендә эшли. Рәмиев җитәкчелегендә 18 типтагы махсус ЭВМ, шул исәптән «Погода» (метеорология исәпләүләре өчен), «Гранит» (күзәтү нәтиҗәләренең ихтималый характеристикаларын исәпләү өчен), «Кристалл» (кристалларның рентген-структура анализы өчен), һәм аларга 100 дән артык периферия җайланмасы эшләнә һәм җитештерүгә кертелә.

Техник фәннәр докторы фәнни дәрәҗәсе күпләгән фәнни хезмәтләре буенча, диссертация якламый гына бирелә.

74 хезмәт авторы. Уйлап табуга 23 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Гомуми кулланылыштагы хисаплау комплекслары өчен унификацияләнгән операция системалары эшләгәне өчен СССР Министрлар Советы бүләге бирелә (1988 ел).

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр; РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анализ и синтез некоторых бесконтактных схем дискретного действия // Автоматика и телемеханика. 1959. Т 20, № 1 (автордаш).

Әдәбият

Малиновский Б.Н. История вычислительной техники в лицах. Киев, 1995.

Частиков А.П. Архитекторы компьютерного мира. СПб., 2002.

Нигматуллин Р.И. Воспоминания о добре и зле // Татарстан. 2008. № 10/11.

Энциклопедия кибернетики. Киев, 1974. Т. 2.