Биографиясе

1833 елның 28 марты, Тверь губернасы Бежецк шәһәре — 1891 елның 22 декабре, Мәскәү.

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1854). 1855–1857 елларда Мәскәүдә 4 нче ир балалар гимназиясендә укыта.

1857–1859 елларда Казан университетының рус тарихы кафедрасы адъюнкты, 1860–1869 елларда приват-доцент, 1869–1871 елларда экстраординар, 1871–1882 елларда ординар профессор.

1882 елдан Мәскәү университетының рус тарихы кафедрасының атказанган профессоры. Бер үк вакытта, 1885–1888 елларда Юстиция министрлыгының Мәскәү архивы җитәкчесе, 1888 елдан — идарәчесе.

1860 елда Мәскәү славяннар комитеты секретаре.

Фәнни эшчәнлеге

Славянофиллар тәгълиматын эшләүчеләрнең берсе.

XV–XVII йөзләр рус тарихы чыганакларын (алар арасында — «Юстиция министрлыгының Мәскәү архивында сакланган документ һәм кәгазьләрнең тасвирламасы» («Описание документов и бумаг, хранящихся в Московском архиве Министерства юстиции», Т.5–8, М., 1888–91), «Мәскәү дәүләте актлары» («Акты Московского государства», Т.1–2, СПб., 1890–91), Казан университетының фәнни китапханәсендәге кулъязмалардан файдаланып, Казан крае тарихына багышланган мәкаләләр һәм документлар җыентыклары нәшер итә.

«Бөек Пётр чорында 1717–1720 еллар диңгез эшләре тарихы буенча материаллар. Казан адмиралтействосы эшләре күчермәләреннән» («Материалы для истории морского дела при Петре Великом в 1717–1720 годах. Из копий с дел Казанского адмиралтейства», М., 1859) китабында флот кораблары төзү өчен агач әзерләүдә, суднолар төзү һәм аларны җиһазлауда, лашманнар хезмәтен оештыруда, постау мануфактурасының һәм помпа каеш-күннәре заводының эшчәнлеген көйләүдә губерна хакимияте уздырган чаралар турында вице-губернатор Н.А.Кудрявцев һ.б. чиновникларның Пётр I гә җиткергән хәбәрләрен тасвирлый.

«1805 елдан 1834 кә кадәр Казандагы туган телне һәм әдәбиятны сөючеләр җәмгыяте» («Общество любителей отечественной словесности и литературы в Казани с 1805 по 1834 год»; «Русский вестник» журналы, 1859, 17 нче кит.) хезмәте Казанда вакытлы матбугат тарихына багышлана. 1858–59 елгы «Московские ведомости» газетасында урын алган «Казан хатлары»нда («Казанские письма») 1861 елгы Крәстияннәр реформасы алдыннан Казандагы иҗтимагый тормыш турында сөйли. «Татищев һәм ул яшәгән заман. Узган гасырның беренче яртысында Россиядәге дәүләт, иҗтимагый һәм шәхси тормыш тарихыннан» («Татищев и его время. Эпизод из истории государственной, общественной и частной жизни в России первой половины прошедшего столетия», М., 1861) хезмәтендә В.Н.Татищевның Казанга килүе, файдалы казылмалар эзләве, Казан губернасында заводлар төзүе һәм тарихи документлар җыюы турында фактлар китерә.

Көньяк һәм төньяк славяннар тарихына, славяннар яшәгән җирләрдә христиан дине таралу мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Очерки религиозной и национальной благотворительности на Востоке и среди славян. СПб., 1871.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;

Ахундзаде З.С. Нил Александрович Попов (1833–1891): Страницы жизни // Из истории университетского славяноведения в СССР. М., 1983.

Автор — Е.Б.Долгов