Биографиясе

1886 елның 1 октябре, Рязань губернасы Скопин шәһәре – 1945 елның 4 ноябре, Мәскәү.

Рухани улы.

Казан университетын тәмамлый (1910 ел).

Казан университетында профессор стипендиаты (1910–1914 еллар), приват-доцент (1914–1917 еллар), доцент (1917–1918 еллар), профессор (1918–1920 еллар), Мәскәү университеты профессор (1934–1936, 1941–1945 еллар).

Бер үк вакытта 1921–1945 елларда (бүленеп) СССР ФАнең Тарих институтында (1930 елга кадәр Иҗтимагый фәннәр фәнни-тикшеренү институтларының Россия ассоциациясе каршында) фәнни эштә, 1922 елдан Мәскәү педагогик институтында урта гасырлар тарихы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Урта гасырлар бүләкләү грамоталарын өйрәнүнең яңа методикасын эшли.

Хезмәтләре соңгы чор Рим империясенең һәм урта гасырларның элгәре дәвере аграр тарихына, борынгы германнар, Көнбатыш славяннар тарихына, варварлардагы хокук мәсьәләләрен өйрәнүгә, историографиягә карый.

А.Г.Муравьев белән берлектә франкларның «Салика хакыйкате»н (VI йөз) рус теленә тәрҗемә итә (1913 ел).

Хезмәтләре

История промышленного развития Западной Европы в средние века. Казань, 1911;

Парижские ремесленные цехи в XIII–XIV столетиях. Казань, 1911;

Западная Европа в средние века. Источники социально-экономической истории. М.–Л., 1925;

Бургундская деревня в X–XII столетиях. М., 1935;

Французская деревня XII–XIV вв. и Жакерия: Документы. М.–Л., 1935;

Борьба славян и народов Прибалтики с немецкой агрессией в средние века. М., 1943;

Из социально-экономической истории западно-европейского средневековья. М., 1960.

Әдәбият

Памяти Н.П.Грацианского // Уч. зап. Моск. пед. института. 1946. Т. 37, вып. 3.

Автор – Е.Б.Долгов