Биографиясе

1936 елның 29 июле, Владивосток шәһәре – 2020 елның 23 ноябре, Мәскәү.

1959 елда Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (1959–1973).

1959–1965 елларда «Спецгеофизика» трестында.

1973 елдан В.И.Вернадский исемендәге Геохимия һәм аналитик химия институтында (Мәскәү) лаборатория мөдире, профессор (1982), 1994 елдан институтның директоры.

Фәнни эшчәнлеге

РФАнең хакыйкый әгъзасы Ренат З. Сәгъдиев белән берлектә төш-изотроп эффектын ача.

Биокушылмаларда, нефть һәм газларда углеродның изотоплы составы буенча уникаль тикшеренүләр, океаник утырма токымнарның модельдәге киселешен өйрәнүләр үткәрә.

Нефть ясаучы токымнарны ачыклауның изотоплы-фракцион алымын эшли; тиз агучан магмадагы кавитацион процесслар вакытында алмазлар хасил булуын фаразлый; углеводородларның төрле фракцияләрендә изотоплар бүленешенең төп закончалыкларын ача, Җир матдәсенең барлыкка килүендә үк ике углерод чыганагы булу турында фараз әйтә.

Хезмәтләре тотрыклы изотоплар химиясенә һәм геохимиясенә, нефтьнең органик геохимиясенә, Җирнең һәм Айның килеп чыгышына карый.

РФАнең Геохимия фәнни советы рәисе (1993 елдан), Халыкара геохимия һәм космохимия ассоциациясенең вице-президенты (1993 елдан).

РФАнең Космос буенча советы бюросы әгъзасы (1994 елдан), Айны өйрәнү буенча халыкара эшче төркемнең рәисе (1996 елдан), РФАнең Геология, геофизика, геохимия, тау токымнары бүлегенең академик секретаре урынбасары (1996 елдан), РФА Президиумы әгъзасы (2003 елдан).

Бүләкләре

СССР ФАнең В.И.Вернадский исемендәге бүләге иясе (1984).

Ике «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Геохимия стабильных изотопов углерода. М., 1968;

Природа биологического функционирования изотопов. М., 1984;

Феномен жизни. М., 2001.