Биографиясе

1922 елның 10 июле, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Пица авылы – 1996 елның 23 августы, Казан шәһәре.

1940–1946 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша (1945). Мәскәү юридик институтын тәмамлый (1950). 1950–1953 елларда Казан юридик мәктәбендә укытучы, директор урынбасары, директор. 1954 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетында фән һәм мәдәният бүлеге инструкторы.

1956–1959 елларда Казан педагогия институтының марксизм-ленинизм кафедрасында, 1959 елдан Казан университетының КПСС тарихы кафедрасында укыта. 1980–1989 елларда Казан технология университетында КПСС тарихы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Идел буе республикаларында халык хуҗалыгын индустрияләштерүгә һәм эшчеләр сыйныфы тарихына карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Начало социалистических преобразований в экономике Казанской губернии (октябрь 1917 – август 1918 годов). Казань, 1961.

Руководство хозяйственным строительством в Татарии в годы Гражданской войны (1918–1920 гг.). Казань, 1963.

Индустриализация Татарской АССР. 1926–1941. Казань, 1968.

Руководство Коммунистической партии социалистической индустриализацией в национальных республиках Среднего Поволжья (1926–1940 гг.). Казань, 1978.

Алимбековы. Казань, 1986 (автордаш).