Биографиясе

1854 елның 12 июле, Пенза шәһәре – 1926 елның 24 апреле, Мәскәү.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1876). 1878 елга кадәр Сембер гимназиясендә, 1882–1908 елларда Казан университетында укыта (1884 елдан профессор).

1917 елдан соң Сембер университетын оештыручыларның берсе. 1900–1904 елларда Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте рәисе. «Казанский телеграф» газетасында, «Православный собеседник» журналында хезмәттәшлек итә.

1908 елдан соң Санкт-Петербургта яши.

Фәнни эшчәнлеге

«К изучению древнерусской литературы... Творения отцов церкви в древнерусской письменности» (1888) исемле фундаменталь хезмәте Архангельскийга мәшһүрлек китерә.

Көнбатыш Европада әдәбият укыту тәҗрибәсен өйрәнеп, укыту практикасына фәнни-методик семинар алымын кертә. Россиядә беренчеләрдән булып рус әдәбияты тарихының системалы курсын (борынгы чорлардан XVIII йөз уртасына кадәр) эшли һәм аны уку-укыту процессында гамәлгә куя.

В.А.Жуковский, Е.А.Боратынский, С.Т.Аксаков, В.Г.Белинский, Н.В.Гоголь, Д.В.Григорович иҗатларын өйрәнә. 1902 елда Архангельский редакциясендә В.А.Жуковский әсәрләренең тулы җыелмасы басылып чыга.

Хезмәтләрендә аеруча типология, библиография, палеография, историография мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Рус әдәбиятының көньяк славян һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән багланышларын өйрәнә.

Архангельскийның тырышлыгы белән Рус әдәбиятын сөючеләр җәмгыяте тарафыннан Казан һәм Урта Идел буеның әдәби, иҗтимагый һәм мәдәни тормышын өйрәнү активлашып китә.

Хезмәтләре

Пушкин в его произведениях и письмах. Казань, 1887.

Образование и литература в Московском государстве конца XV–XVI веков.: В 4 вып. Казань, 1898–1913.

Введение в историю русской литературы. История литературы как наука. СПб., 1916.  Т. 1.

Әдәбият

Русские писатели. 1800–1917: биографический словарь. М., 1989. Т. 1.

Воронова Л.Я. А.С.Пушкин в оценке А.С.Архангельского // Ученые записки Казанского университета. 1998. Т. 136.

Автор – Л.Я.Воронова