- РУС
- ТАТ
Механика гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1971), профессор (1973), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984), СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1980)
1932 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә туган.
1956 елда Новосибирск тимер юл транспорты инженерлары институтын (хәзер Себер тимер юллар университеты) тәмамлый, шунда ук эшли. 1971 елдан – теоретик механика, 1984 елдан төзелеш механикасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1974–1983 елларда институт ректоры.
Хезмәтләре теоретик һәм гамәли механикага карый; конструкцияләрнең һәм машиналарның мөһим элементларындагы көчәнешләрне һәм деформацияләрне тикшерү өчен фотосыгылма каплам ысулын эшли. Тимер юл объектларының ныклыгы проблемасын тикшерә.
Дәүләт бүләге полярлаштыру – оптика ысулын үстерү буенча тикшеренүләр циклын эшләгәне өчен бирелә. «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Поляризационно-оптические методы механики деформируемого тела. М., 1973.
Сопротивление материалов. Новосибирск, 1997.
Основы прикладной теории упругости и пластичности. Новосибирск, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.