Эчтәлек

Казан тарихы буенча иң беренче хезмәтләрнең берсе. 100 дән артык чыганакка нигезләнеп (елъязмалар, татар тарихы әсәрләре, риваятьләр, нумизматик мәгълүмат) язылган.

Беренче кисәге 1811 елда «Казанские известия» газетасында басыла (№67, 68, 80). Аерым китап булып 1822 елда Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителә (титул битендә 1817 ел — цензура рөхсәте алынган ел күрсәтелгән). Китап сатуга чыгарылмый, автор аларны дуслары һәм танышларына тарата. XX йөз башына аның профессор Н.П.Загоскинда, тарихчы, библиофил Н.П.Лихачёвта (2 данә), коллекционер Ф.Т.Васильевта (К.Ф.Фукс автографы белән) булган барлыгы 4 нөсхәсе сакланып калган.

Бәян итү борынгы заманда бу төбәктә яшәгән кабиләләрне хикәяләүдән башлана. Автор Казанга нигез салынган вакытны — XIV йөз ахыры, дип билгеләп үтә, ханнарның исемнәрен санап күрсәтә (шул исәптән гарәп транскрипциясендә дә) Казанны Явыз Иван гаскәре алуны сурәтли, өлкә белән идарә итүне оештыру хакында, җирле халыкның баш күтәрүләре, Казан губернасы оешу турында яза. Соңыннан 1821 елда 1552 елда Казанны алганда һәлак булган рус сугышчылары истәлегенә һәйкәлгә нигез салыну турында әйтелә. Кушымтада К.Ф.Фуксның үзендә булган татар тарихи кулъязмаларыннан өземтәләр бирелә: Гостиный двор территориясеннән табылган кабер ташларындагы гарәп язулары, Мәскәүнең Архангел соборында һәм Симонов монастыренда җирләнгән Казан ханнары каберләре өстенә куелган ташлардагы язулар, синодиктан өземтә, Пётр I елның Казан сәүдәгәре И.Михляевка язган хаты күчерелеп бирелгән.

Китап зур кызыксыну уята, аны шәхси китапханәләр өчен дә күчереп алалар. Аның бер күчермәсен Г.З.Кунцевич Мәскәүнең Җәмәгать китапханәсеннән табып ала. 1899 елда Н.Ф.Катанов Петербург антиквары В.И.Клочковтан алынган кулъязма нөсхә буенча «Кыскача тарих»ны («Краткая история...») яңадан бастыра. Өченче басмасы 1905 елда Ф.Т.Васильевта сакланган нөсхәсе буенча Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте тарафыннан басыла. 1914 елда кабат басылган басмасы да бар.

К.Ф.Фуксның китабын М.С.Рыбушкин һәм Н.К.Баженов үз хезмәтләрен язганда кулланалар.

Әдәбият  

Лихачёв Н. Краткая история города Казани, сочинённая профессором Фуксом. СПб., 1903.