К.Насыйриның бабасы һәм атасы филология буенча берничә китап язган гыйлемле кешеләр була.

Биографиясе

1825 елның 2 феврале, Казан губерниясе, Зөя өязе Югары Шырдан (Кече Шырдан) авылы – 1902 елның 20 августы, Казан. 

Башлангыч белемне К.Насыйри атасы мәктәбендә ала, 1841–1855 елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый.

Үзлегеннән рус телен өйрәнә.

1855–1871 елларда – Казан руханилар училищесендә, соңыннан Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта.

1871 елда татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре буенча Казан укыту округы инспекторы В.В.Радлов тәкъдиме белән Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбе ача. Соңрак В.В.Радлов белән укыту методикасы мәсьәләләрендә фикер каршылыклары килеп чыгу сәбәпле, 1876 елда мәктәптән китә һәм әдәби, фәнни эшчәнлек белән шөгылләнә башлый.

Гыйльми эшчәнлеге

К.Насыйри фикеренчә, татар халкына белем бирү юлында рус мәдәнияте белән танышу һәм якынаю зур әһәмияткә ия.

1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайлана.

К.Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә нигез сала.

Татар лексикологиясе буенча – русча-татарча «Лөгать китабы» сүзлеге (1892), татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» (1–2 т., 1895–96); фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза.

Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән торган, асылда беренче татар энциклопедиясе «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» (1884) фундаменталь хезмәте татар тарихында зур яңалык була.

К.Насыйриның фәнни хезмәтләренең күбесе татар халкы тарихын, Россия һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.

Этнографиягә караган хезмәтләрендә бик күп халык сынамышлары, әкиятләр, әйтемнәр, җырлар, туй, мәет озату һәм башка гаилә йолалары тасвиры, татар халкының матди мәдәниятен тәшкил итүче йорт-җир, кием-салым, азык-төлек, халык медицинасы турында мәгълүматлар зур урын ала.

Галим тарафыннан табигать күренешләре турында татар телендә беренче фәнни-популяр «Буш вакыт» әсәре (1860) бастырыла (татар балалар әдәбиятының беренче үрнәге санала).

«Хисаплык, ягъни гыйльме хисап кагыйдәләре, яки арифметика вә һәм хисаплык мәсьәләләре» (1873), «Истыйляхат гыйльме һәндәсә» (1895), «Ысул җәгърафияи кабир» (1–3 кисәк, 1894–1899) дәреслекләре авторы.

Табигать фәннәренә караган «Зирагать гыйльме, ягъни иген икмәк вә ашлык чәчмәк вә җимеш бакчалары ихъя кыйлмак бәянында бер яңа фәндер» (1892), «Гөлзар вә чәмәнзар, ягъни үләнлек вә чәчәклек» (1894) хезмәтләрендә, зәркән һәм слесарь һөнәрләре, ризык әзерләү турындагы брошюраларында күп кенә файдалы мәгълүмат тупланган.

К.Насыйри җитәкчелегендә 1871–1897 дә (1886, 1887, 1895 елларда туктатылып тора) ел саен «Казан календаре» басылып чыга. Анда, календарьларга хас мәгълүматтан тыш, күп кенә фәнни һәм әдәби материал да бирелә.

К.Насыйри мирасы Г.Тукайга, М.Гафурига, Г.Камалга зур йогынты ясый.

Каюм Насыйри. Йокысыз төндә дога

Әсәрләре

Әбугалисина. Казан, 1881.

Басылмаган әсәрләр. Казан, 1926.

Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 1974–1975.

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 2003–2006.

Поверья и обряды Казанских татар, образовавшиеся мимо влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки Императорского Русского географического общества по отделению этнографии. СПб., 1880. Т. 5.

Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах. Казань, 1960.

Книга о воспитании. Казань, 1992.

Әдәбият

Каюм Насыйри мәҗмугасы: вафатына егерме ел тулу мөнәсәбәте белән чыга. Казан, 1922.

Каюм Насыри. 1825–1945 (материалы науч. сессии, посвящённой 120-летию со дня рождения). Казань, 1948.

Гайнуллин М.Х. Каюм Насыров и просветительское движение среди татар. Казань, 1955.

Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыри: сборник научных докладов. Казань, 1976.

Авторлар: Р.М.Мөхәммәтшин, А.В.Климин