1818 елның 13 гыйнвары, Казан губерниясе, Казан өязе Ябынчы авылы – 1889 елның 15 апреле, Казан. 

Мәрҗанинең бабасы имам һәм мөдәррис була, әтисе Бохара мәдрәсәсендә укый, Казан өязенең Ябынчы һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә мөдәррислек итә.

Белеме

Башлангыч белемне Мәрҗани гаиләдә һәм Ташкичү мәдрәсәсендә ала. Мәдрәсәне тәмамлагач (1835), шунда укыта.

1838–1849 елларда «Күгелдаш» һәм «Мир-Араб» (Бохара), «Ширдар» (Сәмәрканд) мәдрәсәләрендә укый; бер үк вакытта абруйлы галимнәрдән дәресләр ала; китапханәләрдә күренекле гарәп-мөселман фәне һәм әдәбияты вәкилләре: Ибне Сина (Әбүгалисина), Ибне әл-Гарәби, Ибне Рөшд, әс-Сүйүти, әл-Газали Әбү-Хәмид, әш-Шәхәстани, Ибне Халдун һәм башкаларның хезмәтләрен өйрәнә.

Гыйльми эшчәнлеге

Ш.Мәрҗани Берничә гыйльми әсәр, шул исәптән әл-Кәтибинең мантыйк буенча «Әш-Шәмсийә» трактатының керешенә аңлатма (басылмый), мантыйк һәм фикъһ нигезләре буенча «Әт-тарикат әл-мөсла вә әл-гакидәт әл-хөсна» («Үрнәк ысул һәм иң камил иман», 1890) әсәренә шәрехләмә, Бохарада табигыять фәннәре укыту ысуллары турында «Әгъляме әбнаи-д-дәһр би әхвәли әһли Мавәраэннәһер» («Мавәраэннәһер әһелләренең хәле турында дәвер улларының белдерү хаты»; кулъязмасы сакланмаган) тәнкыйди хезмәтен яза.

Борынгы тарихи кулъязмалар, документлар җыю һәм күчерү белән шөгыльләнә, соңрак аларның бер өлеше Ш.Мәрҗанинең хезмәтләрендә урын ала.

Ихтимал, Сәмәркандтагы остазы казый Әбү Сәед карашлары йогынтысында, М.Мәрҗанидә дини ислахчылык идеяләре туа.

 Бохарада ул исламдагы мистик-аскетик агым – суфичылык белән таныша, Нәкышбәндийә борадәрлегенең өч шәех-остазының – Г. ибне Ниязколый, Ә. әл-Фарукый әл-Һинди, Мәрҗани ибне Әхмәд әл-Һиндинең шәкерте була, рухани остазлык хокукы – иҗазәт алуга ирешә.

Казанда

Ватанына кайткач, 1850 елда I Казан мәчетенә имам-хатип һәм мөдәррис итеп билгеләнә (Оренбург Диния нәзарәте мөфтие С.Тәфкилев һәм татар хәйриячесе – сәүдәгәр И.Юнысов белән фикер каршылыклары булу сәбәпле, 1854 елда һәм 1874 елда бүленеп эшли).

Бер үк вакытта, 1860 елдан, Ш.Мәрҗани Коръәннең Казан басмалары текстының тулылыгына һәм төгәллегенә күзәтчелек итә. Соңыннан, Россиядә Коръән бастыру тарихына багышланган «Фаваид әл-мөһиммә» («Файдалы һәм мөһим») дигән китап чыгара.

1862 елда Ш.Мәрҗани кандидатурасы мөфти вазифасына – Мөселманнарның Диния нәзарәте башлыгына тәкъдим ителә, ләкин Изге Синод обер-прокуроры К.П.Победоносцевның хуплавын тапмый.

1867–1868 елларда Ш.Мәрҗани Казан ахуны һәм мөхтәсибе була.

1876–1884 елларда мөселман руханилары вәкилләреннән беренче буларак, Казан татар укытучылар мәктәбендә дин гыйлеме укыта.

1876 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. 1877 елда Дүртенче археология съездында татар галимнәреннән беренче булып Болгар һәм Казан тарихы буенча доклад ясый (1878 елда «Гилаләт аз-заман фи тарихи Болгар вә Казан – «Болгар һәм Казан тарихын каплап торучы заман пәрдәсе» исеме белән басыла).

Ш.Мәрҗанинең фәнни хезмәтләре Казан университетында Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр В.В.Радлов, И.Ф.Готвальд, Мирза Мөхәммәтгали, А.К.Казимбәк тарафыннан югары бәяләнә.

1880 ел сәяхәте

1880 елда Ш.Мәрҗани Мәскәүгә, Мәккәгә сәфәр чыга, юл уңаеннан Киев, Одесса, Истанбул, Каһирә һәм башка шәһәрләрдә була, күренекле мөселман галимнәре һәм сәяси эшлеклеләр белән очраша.

Ш.Мәрҗанинең шәкерте һәм аның эшен дәвам иттерүче Р.Фәхретдин 1897 елда аның «Рихләт әл-Мәрҗани» («Мәрҗанинең сәяхәте») исемле юлъязмаларын шәрехли һәм бастырып чыгара.

Педагогик эшчәнлеге

Үзенең мәдрәсәсендә Ш.Мәрҗани укучыларда мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерүне төп максат итеп куйган шәхси педагогия концепциясе принциплары буенча дәресләр алып бара.

Табигыять фәннәрен, рус телен татар мәктәпләре программаларына кертүне яклап чыгышлар ясый.

XIX йөз ахыры – XX йөз башы җәдитчеләренең тулы бер буыны Мәрҗанине бөек остаз буларак хөрмәтлиләр.

Ш.Мәрҗани – дин галиме

Үзенең дини-фәлсәфи хезмәтләрендә һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегендә Ш.Мәрҗани ислам динен үзгәрүчән чынбарлыкка карата үзенчәлекле яраклаштырырга, татар халкының милли үзаңын формалаштырырга омтыла.

Ш.Мәрҗани шигыйләрнең дә шундый ук мөселман булуларын ассызыклап, татарларга кызларын иранлы шигыйләргә кияүгә бирергә рөхсәт итүче фәтва чыгара (Казан мөселманнары аларны диндәш итеп танымыйлар).

Ул мөселман хокук белеме фикъһның кайбер кагыйдәләрен яңадан карап чыгарга кирәклеген әйтә. Ш.Мәрҗанинең «Нәзурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Эңгер-меңгер төшүгә бәйсез рәвештә кичке намазның кирәклеге турында хакыйкатькә бер караш») исемле 1870 елда басылган полемик трактаты зур яңгыраш ала һәм авторга мөселман Шәрегында танылу китерә. Ш.Мәрҗани фикеренчә, төньяк киңлекләрдә көн һәм төн озынлыгының үзгәреп торуы тәүлеккә биш вакыт намазның фарызлыгын кире кага алмый. Ул үзенең тезисын Коръән, хәдисләр, фикъһ һәм аеруча абруйлы мөселман голямаларының гамәлләре белән нигезли.

Ш.Мәрҗани, Г.Курсави кебек үк, һәр мөселман өчен «иҗтиһад капкаларының ачыклыгы» һәм исламны яңарту идеяләрендә (тәҗдид) нык тора. Тәкълид – традицияләргә иярү – бары тик Коръәнгә, Сөннәгә һәм абруйлы илаһият галимнәренә иярүне күз алдында тота дип саный.

Ш.Мәрҗани исламны бидгатьтән, соңгы яңалыклардан арындырырга, Коръәнгә, Сөннәгә һәм әүвәлге гадел остазларның (сәләфи) гамәлләренә әйләнеп кайтырга өнди. «Назурат әл-хак ...» хезмәте ислам мәзһәбе (дини-хокукый мәктәпләр) феномены турында тирәнтен фикерләүгә нигезләнә.

Бер мәзһәбтән икенчесенә икенчел дәрәҗәдәге проблемалар буенча күчү мәсьәләсендә Ш.Мәрҗани  мондый күчешнең тыелмавына һәм иманны саклап калуда хәтта мәҗбүри булуына басым ясый. Ләкин, ислам диненең гомуми кагыйдәләре турында сүз барганда, ул катгый рәвештә хәнәфи мәзһәбе юлыннан барырга чакыра (кара: Хәнәфиләр).

Ислахчылык нәтиҗәсендә Ш.Мәрҗани шикаятьләр һәм аноним мәкаләләрдә төрле хурлауларга, бәла ягуларга дучар була. Г. ән-Нәсави мулла «Нәзурат әл-хак...»ны кире кагып, «Мөзһир әл-кәлимәт әл-җаруда әл-ләти хийа фи-н-назура» («Назурадәге куркыныч сүзләрне фаш итү», 1874) исемле мәкаләсен яза.

Моңа каршы галим «Хакк әл-мәгърифә вә хөсн әл-идрак» («Хакны тану һәм иң яхшы төшенү», 1880) һәм «Баркил-вәмид фи радд галәл-бәгыйзил-мөсәммә биннәкыйзи» («Тискәре исеме б-н аталган дошманнарның фикерләрен кире кагып яндыручы яшен», 1888) исемле яңа китаплар белән җавап бирә.

Үзенең догматик-илаһият һәм фикъһ мәсьәләләре буенча карашларын шулай ук «Хикмәт әл-балигат әл-җәннияти фи шәрх әл-гакаид әл-хәнәфиәти» («Хәнәфиләрнең дини ышанулары турында өлгереп җиткән дөрес карашлар китабы», 1888) китабында бәян итә.

Альтернатива сыйфатында бөтен мөселман дөньясына билгеле XIV йөз илаһият галиме әт-Тафтазаниның «Газб әл-фурат вәл-мәгез-золәл ән-нәкыйгли-әсрах-шәрхе әл-Җәләл» («Җәләл шәрехләвен ачыклауга карата бик нык эчәсе килгәндә сусауны басу өчен бирелгән саф һәм татлы су кебек дөрес фикерләр», 1875) исемле шәрехләвен тәкъдим итә.

«Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гавәми» («Гаделлекне томалаучы пәрдәне алу өчен шәрехләүләр җыентыгы», 1889) китабында хәнәфи мәзһәбендәге фикъһ мәсьәләләре тикшерелә.

Ш.Мәрҗани дини спекуляциягә нигезләнгән кәлям гыйлеменә каршы чыга, дин галимнәренең кайбер фәлсәфи төшенчәләрне урынлы кулланмауларын күрсәтә, дини догмалар белән философия арасында катгый бүленеш барлыгын яклап чыга.

Ш.Мәрҗани – тарихчы

Ш.Мәрҗани тарих фәнендә тирән эз калдыра. Шундый хезмәтләренең берсе, X–XII йөз Урта Азия төрки халыклары тарихына багышланган «Гыйрфәт әл-хәвакин ли-ирфәт әл-хәвакин» («Хаканнарны танып белү турында аз-маз гыйлем», 1864) хезмәте.

Ш.Мәрҗани мәшһүр мөселман эшлеклеләренең тормышын тасвирлаган «Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Элгәреләр һәм аларның киләчәк буынга сәламнәре»; кулъязмада) исемле 6 томлы җыентык әзерли.

Бу хезмәткә өстәп, Мәрҗани Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясен, башлангыч чор ислам тарихын, мөселман илаһияты фәненә күзәтүләр туплаган «Мөкаддимә китаб Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Элгәреләр һәм аларның киләчәк буынга сәламнәре» китабына кереш», 1883) китабын яза. Ш.Мәрҗани анда, гарәп тарихчысы Ибне Халдунга ияреп, фәннәрне «гадәти» һәм «акыл белән төшенә торган»га бүлеп төркемли.

Әлеге хезмәтенең икенче томында Ш.Мәрҗани ислам диненең Идел буе төбәгенә керүе тарихын, төбәктә ислам мәдәниятенә зур өлеш керткән аеруча күренекле мөселманнарның эшчәнлеген яктырта.

XVII йөзнең икенче яртысыннан XIX йөзнең өченче чирегенә кадәрге чорны колачлаган алтынчы томда мәгърифәтче Россия дәүләте составындагы Идел буе мөселманнарының тарихын ача. Татар халкының рухи йөзен формалаштыруда әһәмиятле роль уйнаган мөселман зыялыларына аеруча зур игътибар бирелә, ә Петр I, Наполеон кебек төрле сәяси фигураларның эшчәнлегенә бәя биргәндә, галим аларның ислам диненә мөнәсәбәтеннән һәм аның таралуыннан чыгып фикер йөртә.

Ш.Мәрҗанинең икенче тарихи хезмәте – «Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан вә Болгар хәлләре турында файдалы хәбәрләр») әсәрендә гарәп, фарсы һәм төрки чыганаклардан алынган күп кенә династияләр һәм шәхесләр турында тарихи-биографик белешмәләр, эпиграфика һәм нумизматика мәгълүматлары, телдән әйтелгән хәбәрләр, халык әкиятләре тупланган.

Анда беренче тапкыр татар халкы тарихына караган хезмәт иҗат итү омтылышы ясала. «Татар» этнонимының законлылыгын нигезләп, Ш.Мәрҗани Идел болгарлары (Алтын Урда һәм Казан ханлыгы буыннары аша) һәм үз чорының Идел-Урал буе татарлары арасында тарихи варислык барлыгын раслый.

Дин белеме хезмәтләрендә дә Ш.Мәрҗани еш кына үзен тарихчы итеп таныта, кеше акылы иреген, шәхеснең иҗади активлыгы хокукын һәм үз-үзен раслау мөмкинлеген яклап чыга.

Һ.Атласи Ш.Мәрҗанинең реформаторлык карашлары мәсьәләсендә аны христиан дине реформаторы Мәрҗани Лютер белән чагыштыра.

Ш.Мәрҗани Идел һәм Урал буе мөселман халыклары арасында җәдитчелек идеяләре үсешенә зур йогынты ясый.

Мәрҗани коесы

Әдәбият

Мәрҗани. Казан, 1915.

Юзеев А.И. Шихаб ад-дин Марджани – мыслитель, религиозный реформатор, просветитель (к 180-летию со дня рождения). Казань, 1997.

Ш.Марджани: наследие и современность: материалы международной научной конференции. Казань, 1998.

Юсупов М.Х. Шигабутдин Марджани. Казань, 2006.

Kemper M. Cufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien, 1789–1889: der Islamische Diskurs unter russischer Herrschaft. В., 1998.

Автор – Д.А.Шаһавиев