Немец математигы М.Ф.Бартельсның укучысы.

Биографиясе

1792 елның 20 ноябре, Түбән Новгород шәһәре – 1856 елның 12 феврале, Казан. 

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә Г.И.Карташевский, И.И.Запольский, Н.М.Ибраһимовта укый.

1811 елда Казан университетын магистр дәрәҗәсендә тәмамлый, шунда ук эшли, адъюнкт (1814 елдан), саф математика кафедрасының экстраординар профессоры һәм мөдире (1816 елдан), ординар профессоры (1822 елдан).

1822–1825 елларда физика-математика бүлекчәсе деканы, 1827–1846 елларда университетның ректоры, 1846 елдан Казан уку-укыту округы попечителе ярдәмчесе.

Яңа геометрия системасы

1826 ның 7 февралендә Н.И.Лобачевский Казан университетының физика-математика фәннәре бүлекчәсенә «Геометрия башлангычларын параллельләр турындагы теореманы катгый исбатлау белән бергә кыскача сурәтләү» («Сжатое изложение начал геометрии со строгим доказательством теоремы о паралелях») дигән хезмәтенең кулъязмасын тапшыра. Бу дата Евклид геометриясеннән аерылып торучы яңа геометрия системасының (кара Лобачевский геометриясе) туган көне һәм математика фикер үсешендә борылыш пункты булып санала.

Кулъязма, фәнни журналны оештыру кичектерелү сәбәпле, басылып чыкмый. Ул 1829–1830 елларда «Казанский вестник» журналында басылган «Геометриянең башлангычлары турында» («О началах геометрии») хезмәтенең нигезен тәшкил итә.

Лобачевскийның шулай ук алгебра, ихтималлылык теориясе, астрономия, механика һәм физика буенча хезмәтләре билгеле.

Педагогик эшчәнлеге

Н.И.Лобачевский механика, гидростатика, гидравлика, математика һәм тәҗрибәләр физикасын, астрономияне дә кертеп, физика-математика циклының барлык фәннәре буенча диярлек лекцияләр укый.

Университет архивында Лобачевскийның дәресләрдә һәм халык алдында укыган лекцияләре, шул исәптән «Тәрбиянең мөһим яклары хакында» («О важнейших предметах воспитания», 1828) дигәненең тексты сакланган, анда ул тәрбиягә, белем бирүгә карата үз карашларын бәян итә.

Н.И. Лобачевский – ректор

Н.И. Лобачевский тырышлыгы белән университетта татарларны, кыргыз, калмык, башкорт, бурятларны укыту башлана.

Университетны ул җитәкләгән елларда күп кенә укытучылар Европаның фәнни үзәкләренә стажировкага җибәрелә. Шәрекъ илләренә, анда яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм телләрен өйрәнү өчен, экспедицияләр оештырыла.

Гарәп-фарсы телләре кафедрасы белән беррәттән, төрки-татар, монгол, кытай, әрмән телләре белеме, санскрит теле кафедралары ачыла.

Лобачевский университет типографиясен чит телләр (гарәп, әрмән, калмык, монгол, санскрит, тибет) шрифтларының зур тупланмалары белән тәэмин итүдә башлап йөри.

Фәнни-педагогик эшчәнлеген Лобачевский китапханәчелек эше белән бергә алып бара (1825–1835). Аның җитәкчелегендә университет китапханәсендәге кулъязмаларның беренче тасвирламасы эшләнә, ил эчендә һәм чит илләр белән китаплар алышу фондларын туплауның фәнни нигезләре булдырыла, бердәм китапханә каталогларын төзү башлана.

Китапханә Казан халкына хезмәт итә башлый, җәмәгать китапханәсенә әверелә.

1834 елда Н.И.Лобачевский «Учёные записки Императорского Казанского университета» фәнни журналын чыгаруны оештыра (беренче номеры аның кереш мәкаләсе белән чыга).

Университетның ректоры сыйфатында Н.И.Лобачевский күп кенә комиссияләр һәм комитетлар эшендә катнаша. Төзелеш комитеты әгъзасы (1822 елдан) һәм рәисе (1825 елдан) була.

1822–1826 елларда университет бинасының классицизм стилендә фасады эшләнеп бетә (Воскресенская урамы, хәзерге Кремль урамы).

1830 елларда Лобачевский җитәкчелегендә китапханә, анатомия театры, химия кабинеты, физика лабораториясе, астрономия һәм магнит обсерваторияләре биналары, ботаника бакчасы оранжереясы, клиника, төрле хуҗалык корылмалары төзелә (архитектор М.П.Коринфский).

Н.И.Лобачевскийның кызыксынулар даирәсе гаять күпкырлы. Россиядә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү теләге белән ул Казан икътисадчылар җәмгыятен төзүдә (1839) башлап йөрүчеләрнең берсе була һәм аның ике бүлеген җитәкли.

Төбәкнең икътисадын өйрәнүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы эшләнмәләре күргәзмәләрен оештыруда катнашып, докладлар белән чыгыш ясап, Н.И.Лобачевский икътисад өлкәсендә профессиональ белемнең зарурлыгы, киң катлау яшьләр өчен һөнәри һәм сәүдә мәктәпләре оештыру кирәклеге турында әйтеп килә.

Үзенең «Беловолжская слободка» дип аталган утарында (хәзер Чуаш Республикасындагы Козловка поселогы) ул хуҗалык итүнең алдынгы алымнарын кертергә тырыша (крепостной Россия шартларында аның башлангычлары бары тик югалтуларга гына китерә).

Н.И.Лобачевскийның оештыру таланты шәһәр өстенә килгән ике каза: Казанда ваба эпидемиясе (1830) һәм шәһәрнең шактый өлешен юкка чыгарган коточкыч янгын (1842) вакытында аеруча нык беленә; ректорның булдыклы җитәкчелеге аркасында университет зур югалтулар кичерми.

1830–1840 елларда Казан университеты илнең иң яхшы уку йортларыннан берсе була.

Н.И.Лобачевскийның ректорлык эшеннән һәм математика кафедрасы мөдире вазифасыннан китү (1846) сәбәпләре бик үк ачык түгел. Уку-укыту округы попечителе ярдәмчесе булып билгеләнеп, ул университет эшләреннән бөтенләй читләштерелә.

Гомеренең соңгы еллары

Н.И.Лобачевский  гомеренең соңгы еллары бик авыр була. Сәламәтлеге һәм матди хәле начарая.

1852 елда олы улы, университет студенты Алексей, туберкулездан вафат була.

Бөтенләй диярлек сукырайган Н.И.Лобачевский университетның 50 еллыгына багышланган җыентык өчен үзенең соңгы хезмәте «Пангеометрия»не әйтеп яздыра (1855).

Фәнни иҗатында үз чорын бик күпкә узып киткән бөек галим үзе исән вакытында танылу тапмый. Моңа бигрәк тә Фәннәр Академиясенең академик М.П.Остроградский тарафыннан язылган үтә тискәре бәяләмәсе сәбәп була. Бары тик Көнбатыш Европа математикларының хезмәтләре аркасында гына хәл бераз үзгәрә башлый.

Н.И.Лобачевский Мәскәү һәм Казан университетларының шәрәфле әгъзасы, Гёттинген Король Фәннәр җәмгыятенең мөхбир әгъзасы (1842) була, ул җәмгыять тарафыннан К.Гаусс медале белән (1856, вафатыннан соң) бүләкләнә.

Симонов - Лобачевский

Истәлеге

1893 елда Казан физика-математика җәмгыяте инициативасы белән Лобачевскийның 100 еллыгы киң билгеләп үтелә.

Халыкара Н.И.Лобачевский фонды (1891 елда төзелә) акчасына Казанның үзәгендә урнашкан скверга галимнең бронза бюсты куела (1896, кара:  Лобачевский Н.И. һәйкәле).

Лобачевский Н.И. исемендәге халыкара премия булдырыла.

Н.И.Лобачевский исемен кече планета һәм Айдагы бер кратер, Казан университетының фәнни китапханәсе (1953 елдан) һәм Казанның бер урамы йөртә.

Н.И.Лобачевский яшәгән йортка (Казан университетының элекке механика корпусы бинасы, Кремль урамы, 18) мемориаль такта куела.

1991 елда СССР Министрлар Кабинеты тарафыннан Лобачевский Н.И. исемендәге медаль булдырыла.

Хезмәтләре

Полное собрание сочинений: в 5 т. М.–Л., 1946–1951.

Научно-педагогическое наследие. Руководство Казанским университетом: фрагменты. Письма. М.–Л., 1976.

Әдәбият

Лаптев Б.Л. Н.И.Лобачевский и его геометрия. М., 1976.

Васильев А.В. Николай Иванович Лобачевский, 1792–1856. М., 1992.

Гудков Д.А. Н.И.Лобачевский: загадки биографии. Н.Новгород, 1992.

Автор – Б.Н.Шапуков