Биографиясе

1840 елның 8 мае, Казан – 1891 елның 5 сентябре, шунда ук.

Н.О.Ковалевский – Ф.В.Овсянников шәкерте.

1862 елда Казан университетын тәмамлагач, шунда ук эшли, 1865–1891 елларда физиология кафедрасы профессоры, мөдире, бер үк вакытта, 1878 елдан медицина факультеты деканы, 1880–1882 елларда ректор.

1862–1864 елларда Германия һәм Австриядә фәнни эштә.

Н.О.Ковалевский – Россия физиологиясендә тәҗрибәләр юнәлешен башлап җибәрүчеләрнең берсе, Казан медицина фәнни мәктәбендә физиология юнәлешенә нигез сала.

Хезмәтләре вегетатив нерв системасы физиологиясенә, кан әйләнеше, сулыш алу һәм организмның башка органнар системасын рефлектор көйләүгә карый. Газ алмашын өйрәнү ысулын эшли.

Германиянең Анатомия җәмгыяте әгъзасы, Санкт-Петербургтагы Рус табибләре җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Хезмәтләре

Анатомико-физиологические исследования селезенки. Казань, 1861.

Современное состояние вопроса о происхождении мозговых извилин. Казань, 1886.

Әдәбият

Григорян Н.А. Николай Осипович Ковалевский (1840–1891). М., 1978.