1929 елның 30 мае, хәзер Нурлат районы Кизләү авылы – 1994 елның 24 июле, Казан. 

Казан университетын тәмамлый (1952).

1951–1994 елларда Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында: директор урынбасары (1962 елдан), археология бүлеге мөдире (1965–1988), баш гыйльми хезмәткәр (1990–1994).

Бер үк вакытта Казан университеты профессоры.

Олы Тархан каберлегендә, Биләр шәһәрлегендә, Казанда, Алабугада археологик казулар (Е.А.Халикова белән бергә Казан яны культурасын аерып чыгара), XII йөз гарәп географы әл-Идриси картасы буенча мәгълүм борынгы Болгар – Киев сәүдә юлларын тарихи-археология яктан тикшеренүләр (Украина галимнәре белән бергә) уздыра. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары тәэсирендә җимерелүче археологик истәлекләрне саклап калу буенча систематик эшләр оештыра.

Урта гасырлар Биләр шәһәре һәм аның тирә-ягы, Казан Кремле территорияләрендә музей-саклаулыклар оештыруга башлангыч бирүчеләрнең берсе.

А.Х.Халиков җитәкчелегендә беренче тапкыр болгар истәлекләрен аэрофотога төшерү гамәлгә ашырыла.

Ул Урта Идел буе һәм Урал алды төбәге халыкларының таш гасырдан алып Рус дәүләтенә кушылганчыга кадәрге дәвердә социаль үсеше фәнни концепциясен эшләүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре Көнчыгыш Европаның төрки телле һәм фин-угор халыкларының археологиясенә, борынгы һәм урта гасырлар тарихына, шул исәптән татарларның килеп чыгышына, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда тарихына карый.

Бүләкләре

«Татарстан Республикасының археологик картасы»н («Археологическая карта Республики Татарстан», т. 1–6 т., 1981–1990) эшләүдә һәм төзүдә катнашуы өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (1994).

Медальләр белән бүләкләнә.

Археолог Альфред Халиков

Истәлеге

А.Х.Халиков исеме белән Алексеев районы Биләр авылындагы урам атала.

Казандагы ул яшәгән йортка мемориаль такта куела.

2014 елдан Татарстан Фәннәр академиясендә А.Х.Халиков исемендәге Архология институты эшли.

Хезмәтләре

Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Волго-Камье в начале эпохи раннего железа. М., 1977.

Приказанская культура. М., 1980.

Татарский народ и его предки. Казань, 1989.

Булгар-Киев: пути, связи, судьбы. Киев, 1997 (авордаш).

Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань, 1997.

Altungarn an der Kama und im Ural: Das Graberfeld von Bolschie Tigani. Bdpst., 1981 (автордаш).

Әдәбият

Кузьминых С.В., Старостин П.Н., Хузин Ф.Ш. Альфред Хасанович Халиков. Казань, 1999.

Альфред Хасанович Халиков: ученый и учитель. Казань, 2009.