Биографиясе

1949 елның 24 апреле, БАССРның Шаран районы Түбән Зәет авылы – 2004 елның 3 июне, Казан.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1972).

1966–1972 елларда Шаран районының «Ык» колхозында эшли, 1970 елдан колхозның баш икътисадчысы.

1972 елдан КПССның Баулы, Тәтеш райкомнарында, 1982–1985 елларда КПССның Тәтеш район комитеты 2 нче секретаре, 1985–1986 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

1986–1989 елларда «Татрапс» фәнни-җитештерү берләшмәсендә генераль директор, 1990–1991 елларда ТАССР Агросәнәгать комитеты рәисенең 1 нче урынбасары, 1991–1996 да «Татрапс» АҖ генераль директоры, 1996-2004 елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында генераль директор.

Фәнни эшчәнлеге

 Хезмәтләре Татарстанда рапс үстерү һәм куллану системасына карый. 1996 елда республикада рапс орлыгы җитештерү 70 мең, рапс мае – 6 мең, рапс түбе – 12 мең т га җитә.

ТР Дәүләт бүләге рапс җитештерү, эшкәртү һәм куллануның икътисади нигезен һәм фәнни яктан нигезләнгән технологияләрен эшләгәне һәм киң күләмдә гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Хезмәтләре

Рапс - культура высокого экономического потенциала. К., 1996;

Рапс: состояние, тенденция развития, перспективы. К., 1998;

Методологические подходы и опыт организации деятельности научно-исследовательского учреждения в современных условиях. К., 2000.

Автор Ф.С.Зыятдинов