Биографиясе

1920 елның 15 мае, Вятка губернасы, Малмыж өязе Чутай авылы – 1970 елның 14 марты, Казан.

1949 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында эшли, 1968 елдан ЭПР лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре парамагнит комплексларның эремә һәм пыялаларындагы ЭПРга карый.

Тимер 57Fe төше спинын билгели (1957 ел, бергәләп).

Күмер, корым, синтетик каучукларның парамагнитик табигатен ачыклый (1961 ел).

Парамагнитлы комплексларны саф килеш тапмыйча да ЭПР ысулы белән тикшерү алымын үстерә (1970 ел).

Бөек Ватан сугышында катнаша, радиовзвод командиры. Украина, Молдавиядә сугыша, Румыния, Венгрия, Болгарияне азат итүдә катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә.

Хезмәтләре

Электронный парамагнитный резонанс в некоторых сортах природной нефти и её тяжёлых фракциях // Химия и технология топлива и масел. 1961. Т. 8, № 1 (автордаш);

О природе спин-решёточного взаимодействия в магнитно-разбавленных свободных радикалах // Докл. АН СССР. 1963. Т. 150, № 3;

Ширина линий ЭПР жидких растворов этиленгликолевого комплекса для чётных и нечётных изотопов хрома // Докл. АН СССР. 1968. Т. 178, № 4.

Әдәбият

Белокопытов В., Шевченко Н. Их именами названы улицы Казани. Казань, 1977.

Автор – Р.Г.Усманов