Биографиясе

1930 елның 16 июле, Башкортстан АССРның Благовар районы Каргалы Тамак авылы – 1999 елның 9 январе, Омск шәһәре.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1952).

1956–1973 елларда Себер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (Омск шәһәре), 1965 елдан орлыкчылык бүлеге мөдире.

Фәнни иҗаты

1973 елдан Көнбатыш Себер селекция үзәге җитәкчесе, биредә Урал, Себер һәм Төньяк Казакъстан өлкәләрендә сортлар чыгару һәм гамәлгә кертү буенча өр-яңа программалар эшләнә һәм үзләштерелә, бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларның, бәрәңге һәм үләннәрнең 60 лап яңа сорты һәм гибриды чыгарыла; бу сортлар 7 млн гектардан артык мәйданда 37 өлкә, край, республикада районлаштырыла; 8 сортның автордашы.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген интенсивлаштыруга, орлыкчылык агроэкологиясенә һәм оештыру-икътисад нигезләренә, Көнбатыш Себердә югары сыйфатлы орлык җитештерү технологиясен эшләүгә карый.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Семеноводство в Омской области. Новосибирск, 1981.

Яровая пшеница в Западной Сибири. М., 1981.