Биографиясе

1876 елның 15 августы, Сембер губернасы, Буа өязе Түбән Чәке авылы – 1938 елның 15 феврале, Казан. 

Мулла гаиләсендә дөньяга килә.

1894 елда Буадагы «Нургали» мәдрәсәсен, 1898 елда Оренбург төбәгендәге Каргалы бистәсендә мөгаллимнәр белемен күтәрү курсын тәмамлый.

1898–1903 елларда Буа мәдрәсәләренең берсендә балалар укыта. 1903 елның маеннан Самара губернасы Бөгелмә өязе Әлмәт авылы имам-хатибы, мәдрәсә мөдәррисе; мәдрәсә каршында кызлар мәктәбен ача.

Икенче Дәүләт Думасында Бөгелмә өязе крәстияннәреннән сайланган депутат (1907), анда Мөселман хезмәт таифәсе әгъзасы. «Дума» газетасын чыгаручыларның берсе. Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтае депутаты.

Хезмәтләре

Патша хөкүмәтенең милли белем бирүдәге сәясәтен тәнкыйтьләп, 1906 елда «Яңа низам вә голәмаларымыз» исемле публицистик хезмәтен бастыра, шуның өчен 1909 елда өч айга төрмәгә утыртыла. Иреккә чыккач, имам һәм мөдәррис вазифаларыннан баш тартырга мәҗбүр була. Полиция күзәтүе астында яши.

Фән һәм әдәбият өлкәләрендә эшчәнлек алып бара. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1913). Бер үк вакытта «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Мәктәп», «Аң» һәм башка вакытлы басмалар белән хезмәттәшлек итә.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Февраль революциясеннән соң милли демократик хәрәкәтнең актив әйдәүчесенә әверелә. Россиядә яшәүче төрки халыкларның милли-мәдәни мохтариятларын оештыруны яклап чыга.

Бөтенроссия мөселманнарының беренче һәм икенче корылтайларында катнаша. Икенче корылтайда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен төзү нигезләрен әзерләүче комиссиягә әгъза итеп сайлана.

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), төркичеләр фракциясе әгъзасы. КОМУЧ хакимлеге вакытында Бөгелмә шәһәренең җирле үзидарәсендә актив эшчәнлек алып бара (1918). Бөгелмәне Кызыл Армия алгач, Азәрбайҗан Демократик Республикасының башкаласы Гәнҗә шәһәренә күчеп китә (Республиканың башлыклары М.Э.Рәсүл-Задә һәм Ф.И.Хан-Хойский белән 1907 елдан бирле таныш һәм фикердәш була).

1920 елның сентябрендә Совет хөкүмәте тарафыннан кулга алына һәм Баку шәһәрендәге Баилов төрмәсенә ябыла. ТАССР җитәкчелеге таләбе белән туган җиренә кайтарыла. Чистай шәһәрендә аклар контрразведкасына ярдәм итүдә гаепләп уздырылган мәхкәмә утырышында аклана һәм 1921 елның апрелендә иреккә чыгарыла.

1920 елларда Бөгелмә кантонының Шөгер, Зәй, Каратай авыллары һәм Бөгелмә шәһәре мәктәпләрендә укыта.

Татар язуын гарәп графикасыннан латинчага күчерүгә каршы чыга. 1929 елда кабат кулга алына, 10 елга сөргенгә җибәрүгә хөкем ителә һәм Соловки лагерена озатыла.

1933 елда сәламәтлеге начараю сәбәпле лагерьдан азат ителә һәм янә мәктәпләрдә укыта.

Репрессияләнә (1936) (кара «Милләтчеләрнең контрреволюцион-фетнәчел, яшерен мәгълүмат туплау оешмасы» эше).

Һади Атласи

Хезмәтләре

Тарих табигый. Казан, 1902.

Яңа низам вә голәмаларымыз. Оренбург, 1906.

Себер тарихы. Казан, 1911.

Сөен-Бикә. Казан, 1914.

Казан ханлыгы. Казан, 1920.

Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан, 1993.

История Сибири. Казан, 2005.

Әдәбият

Абдуллин Я., Госманов М., Таһиров И. Һади Атласи турында // Казан утлары. 1986. № 11.

Татар тарихы: онытылмас сәхифәләр. Казан, 1994.

Хаҗиев Вәли. Һади Атласи мәктәбе // Мирас. 1995. № 7–8.

Султанбеков Б. Из тайников истории. Казань, 1995.

Мусульманские депутаты Государственной думы России (1906–1917): Сб. док. и материалов. Уфа. 1998.

Татарские интеллектуалы: исторические портреты. Казань, 2005.

Автор – М.Г.Госманов