Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1928 елда Төги авылы кешеләре тарафыннан элекке алпавыт Я.Бочкарёв җирләрендә нигез салына.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Кузай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән – Зәй районында.

Хәзер Төги авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Товарищ” колхозы оештырыла. 1950 елдан зурайтылган Энгельс исемендәге, (Алексеевка авылы), 1959 елдан “Рассвет” колхозлары составында (Төги авылы).

Халык саны

1938 елда – 169,
1958 елда – 80,
1970 елда – 79,
1979 елда – 46,
1989 елда – 15,
2002 елда – 8,
2010 һәм 2017 елларда – 3 кеше (руслар).